Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Махсус хәрби операциядә катнашкан алабугалыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүләкләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.

МХО да катнашкан алабугалыларга югары дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Тантана гомумшәһәр планеркасында узды. Хәрби хезмәткәрләргә бүләкләрне Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән Александр Щенников һәм Расил Миңнекаев Батырлык ордены (орден Мужества) белән бүләкләнделәр.

Сергей Захаров РФ Президенты Указы буенча «Батырлык өчен» («За отвагу») медаленә лаек булды. Шулай ук Оборона министрлыгы боерыгы белән ул «Махсус хәрби операциядә катнашучы» («Участник специальной военной операции») медале белән бүләкләнде.

Дмитрий Павлов II дәрәҗә «Кыюлык өчен» (медаль «За храбрость») медале белән бүләкләнде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Max-каналында билгеләп үткәнчә, Алабуга районында хәрби хезмәткәрләрнең батырлыгын зурлыйлар һәм алар белән горурланалар.

Фото: Алабуга районы башлыгының социаль челтәрләреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев