ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 8нче мәктәп янында ишегалды бәйрәме узачак

10нчы микрорайон халкын балалар өчен күңелле уеннар, иҗади программа, җырлар һәм биюләр көтә.

24 августта сәгать 17:00дә Алабугадагы 8нче мәктәп территориясендә «Күршеләр — Соседи» дип аталган ишегалды бәйрәме узачак. Чараны «Уңыш» 16нчы территориаль иҗтимагый үзидарәсе оештыра.

Балалар өчен күңелле уеннар һәм төрле кызыклы бәйгеләр әзерләнә. Оештыручылар фикеренчә, бу бәйрәм микрорайонда яшәүчеләргә аралашырга, яңа дуслар табарга мөмкинлек бирәчәк. Өлкәннәр өчен иҗади программа, җырлар һәм биюләр тәкъдим ителәчәк.

Бәйрәм төрле яшьтәге күршеләрне бер мәйданга җыюны максат итеп куя. Оештыручылар һәркемгә бергәләп вакыт үткәрү, аралашу һәм үзен тату җәмгыятьнең бер өлеше итеп тою өчен җылы, бер гаилә кебек мохит булдырырга тели. 0+


Нет комментариев