Кайчак зур эшләр кечкенә генә бер теләктән башлана. Регина Шабурова өчен ул кызына “Мин — татар кызы” дип язылган кием тегүдән гыйбарәт була. Бүген исә бу мавыгу Алабугада үз брендын булдыруга әверелгән. Регина заманча киемнәр аша татар мәдәниятен таныта, милли орнаментларга яңа сулыш өрә. Аның иҗат җимешләре туган шәһәребездән читкә, хәтта башка илләргә дә юл тота.
Бренд тарихы
Барысы да 2025 елның язында башлана. Гаилә фотосессиясе өчен Регина үзе һәм кызына махсус кием әзерләргә уйлый. Музейлардагы борынгы костюмнарны яки сәхнә киемнәрен кабатлау түгел, ә заманча киемне татар милли бизәкләре белән баету теләге туа. Нәтиҗәдә көндәлек тормышта кияргә уңайлы, шул ук вакытта милли рухны чагылдырган киемнәр барлыкка килә. Регина әйтүенчә, андый кием кешегә үз тамырларын, үзенең кем булуын искә төшерә.
Беренче эшләре тиз арада башкаларның да игътибарын җәлеп итә. Хәтта бер танышы Япониягә сәфәргә чыгар алдыннан Регинадан костюмын алып тора. Озак та үтми, аның тормышында үзенчәлекле төшерү стиле белән аерылып торган фотограф пәйда була. Регинага бу вакыйгалар тормыш үзе аны яңа юлдан җитәкләп алып баргандай тоела. Әмма иң мөһим ачыш чигү буенча мастер-класста ясала. Анда ул костюмдагы һәр элементның гади бизәк кенә түгел, ә үзеңнең кайсы халыкка каравыңны белдерү чарасы икәнен аңлый.
Регина тормышындагы үзгәрешләр
“Тавышсыз, әмма горур манифест: “Мин — татар кызы”, — дип искә ала ул шул мизгелне. Башта Регина бренд булдырырга бөтенләй уйламый. Бизнес-планы да, чит кешеләрнең үз эшләренә заказ бирәчәгенә ышанычы да булмый. Ул бары тик үзе һәм кызы өчен генә кием тегәргә тели. Ләкин тора-бара иҗат иткән әйберләренең башкаларга да кирәк булуын аңлый. Башта кешеләр аның эшләренә соклана, аннары үзләренә дә шундый кием тегеп бирүен сорый башлый. Шулай итеп, гаилә өчен башланган мавыгу әкренләп яңа эшкә әверелә. Яңа танышулар, аралашулар, эзләнүләр һәм ачышлар чоры башлана.
Регина өчен кием — тукыма белән җеп кенә түгел, ә үз фикереңне белдерү, кешеләр белән аралашу чарасы да. “Мин орнамент һәм иҗатка мәхәббәт аша яшьләргә, үсеп килүче буынга үз фикеремне җиткерә алам”, — ди ул. Брендның төп идеясе — заманча киемдә татар мәдәниятен һәм тарихын чагылдыру. Милли орнаментлар яшьләр өчен дә кызыклы һәм якын булырга мөмкин. Регина моңа үз эшләре аша инана.
“Хәзер патриотизм тормышыбызда мөһим урын алып тора. Балалар, үсмерләр нәкъ менә шуңа — үз тамырларына, үз мәдәниятенә тартыла”, — дип саный ул. Бүгенге көндә Регина брендны рәсми теркәү өчен документлар тапшырган. Аның сүзләренә караганда, бу Алабугада теркәлгән беренче милли рухтагы бренд булачак. Хәзер документларның раслануын көтәсе генә кала.
Тамбур чигүе
Яңа эш башлаганда янәшәңдә терәк булуы аеруча мөһим. Регинаның андый кешесе бар. Ул — әнисе. “Без әни белән остаханәдә милли костюмнар тегү белән күптәннән шөгыльләнәбез. Ул һәрвакыт минем янда булды. Иҗат һәм әнием — аерылгысыз”, — ди Регина.
Әнисе аңа кул эшенә мәхәббәттән тыш, милли киемнәрнең үзенчәлекләрен күрергә өйрәткән. Бүген Регина бу традицияләрне үз иҗатында дәвам итә. Аның тагын бер яраткан шөгыле — тамбур чигүе. Ул хатын-кызлар көндәлек тормышта кия ала торган изүләр һәм калфаклар ясый. Изү белән калфак — татар милли киеменең борынгыдан килгән элементлары. Бүген алар яңадан тормышыбызга кайта.
“Чиккәндә өстәмә энергия алам. Кайчак хәтта энәне мин алып бараммы, әллә ул мине җитәклиме — үзем дә аңламыйм. Иҗат иткәндә бабаларымның ныклы терәген тоям”, — ди Регина. Ул һәр заказга аерым игътибар белән карый. Киемне билгеле бер кеше өчен әзерләү, аның холкын, үзенчәлекләрен чагылдыру аңа аеруча ошый. “Мин билгеле бер кеше өчен әйберләр иҗат итәргә бик яратам. Киемнәремдә аның характерын чагылдырырга тырышам. Аларда минем җаным да, кием кем өчен эшләнгән булса, шул кешенең сыйфатлары да күренергә тиеш”, — дип уртаклаша ул.
Хәзер Регина Әниләр көненә багышланган “Әни һәм бала” коллекциясен әзерли. Үз бренды киемнәрен халыкка тәкъдим итү өчен беренче тапкыр махсус кичә дә оештырырга җыена. “Мин бик дулкынланам, шуңа күрә тырышып әзерләнәбез”, — дип елмая ул.
Регина туган шәһәрен дә, аның тарихын да бик ярата. “Алабуга тарих белән сугарылган”, — ди ул. Бу мәхәббәт аның иҗатында да чагыла. Кызына булган наз, әнисенә рәхмәт, бабаларыннан килгән осталык, туган җиренә хөрмәт — болар барысы да ул тудырган киемнәрдә чагыла.
Кызының бер үтенеченнән башланган эшнең бүген үз юлы, үз йөзе бар. Ә иң мөһиме — Регина милли мәдәниятебезне көндәлек тормышка якынайта, яшь буынга үз тамырларын онытмаска ярдәм итә.
Нет комментариев