Берничә ел эчендә төзекләндерүгә 1,15 млрд сум акча җибәргәннәр. Тагын тугыз ишегалды программаны озайту очрагына яңа заявкага кертелгән.
Быел районыбызда республикакүләм «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның соңгы елы булды. Программа эшләгән чорда 214 ишегалды үзгәртеп корылды. Алар 323 күпфатирлы йортны берләштерә. Төзекләндерүгә барлыгы 1,15 миллиард сумга якын акча тотылды.
Быелгы финанслау күләме 37,9 миллион сум тәшкил итте. Шуның 30,4 миллионы юл эшләренә, 3,7шәр миллионы яктыртуга һәм кече архитектура формалары урнаштыруга юнәлдерелде. Аерым алганда, 18 яңа багана һәм 14 яктырткыч, чүп савытлары, эскәмияләр, кер киптергечләр һәм келәм каккычлар куелды. Юл эшләре 5 квадрат километрдан артык мәйданда башкарылды: яңа асфальт җәелде, тротуарлар һәм автомобильләр кую урыннары ясалды. Алабуганың Матросов урамындагы 9нчы йорт һәм Бехтеревоның Гусев урамындагы 25нче йорт янындагы ике балалар мәйданчыгына яңа уен җиһазлары урнаштырылды.
Программаны гамәлгә ашырганда шәһәрнең тарихи өлешендәге һәм авыл җирлекләрендәге ишегалларына аерым игътибар бирелде. Нәкъ менә анда еш кына иң кирәкле әйберләр — тигез юллар, яктырту һәм ял итү урыннары җитми иде.
Хәзер Татарстан җитәкчелеге программаны озайту-озайтмау мәсьәләсен хәл итә. Берничә районда төп заявкага кермәгән, әмма ремонтка мохтаҗ ишегаллары калган. Безнең районда андый 9 ишегалды бар. Яшәүчеләрнең үтенечләре буенча алар яңа заявкага кертелгән, ә мәсьәлә муниципалитет контролендә тора.
Нет комментариев