Алабугада Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелде
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелде

«Алабуга УкупрПласт» оешмасы клубында Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелде. 1 нче балалар музыка мәктәбе укучылары һәм аларның җитәкчеләре бу уңай матур концерт бүләк итте.

13 ноябрьдә Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Бу дата күрү сәләтеннән мәхрүм булганнарга игътибар бирү өчен билгеләнгән. «Алабуга УкупрПласт» өчен бу көн бик әһәмиятле: оешманың төп эше — инвалидларны, шул исәптән күрү сәләте начар кешеләрне, һөнәргә өйрәтү һәм тормышка җайлаштыру. Моның өчен оешмада барлык уңыйлыклар да булдырылган. Бүгенге көндә оешма территориясендә 200 кешелек клуб, радиоүзәк, сукырлар өчен махсус китапханә, медпункт һәм ашханә эшли.

Артистлар тамашачыларга ихлас хисләргә һәм җылы мохиткә бай кич бүләк итте. Сәхнәдә классик көйләр, лирик җырлар, инструменталь әсәрләр яңгырады.

Кунаклар арасында Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов та бар иде. Ул оешма хезмәткәрләрен һәм җитәкчелеген Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән сәламләде. «Бу оешма шәһәрдәге бюджетны тулыландырып торучы төп хуҗалыкларның берсе, — диде ул. — Аның нәкъ менә безнең шәһәрдә уңышлы эшләве безнең барыбыз өчен дә горурлык».

«Алабуга УкупрПласт» предприятиесенең генераль директоры Александр Величко да хезмәткәрләргә котлау сүзләре җиткерде. Чыгышында ул предприятиенең башлангычында торучы, аңа нигез салган өлкән буын хезмәткәрләрен билгеләп үтте. Әлеге матур концертны оештырган 1 нче балалар музыка мәктәбе җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, оешма эчендә дә мәдәни-күмәк чаралар бик еш үткәрелә, аларның төп оештыручысы — клубны җитәкләүче Наталья Вдовина.

«Аның нәфис җилкәләрендә — китапханә, дүрт ансамбль. Шулай ук клубта 1983 елдан бирле Татьяна Максимовна Дунай эшли. Ул инде күп еллар «Аккорд» ансамблен җитәкли, — дип уртаклашты директор. — Без мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ижат белән шөгыльләнү урыны булып торабыз, мәдәни чараларны еш үткәрәбез һәм, әйтергә кирәк, тулы заллар җыябыз. Моннан тыш безнең якты, иркен спорт залыбыз бар. Шуңа күрә спорт чаралары да бездә еш була, хезмәткәрләр аларда теләп катнаша».

Хезмәткәрләрне бүләкләү

Бу фикерне клуб җитәкчесе Татьяна Вдовина дәвам итте. Аның сүзләренчә, клуб реабилитация үзәге булып тора: «Бездә күбесенчә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр шөгыльләнә. «Аккорд», «Дуслык» ансамбльләре, театр һәм бию студиясе, халык уен кораллары ансамбле, кызыксыну буенча түгәрәкләр бар. Күргәнегезчә, монда һәркем үзен таба ала — теләсә кайсы өлкәдә үзеңне сынап карарга мөмкинлек бар. Безнең иҗат сезоны октябрьдән майга кадәр дәвам итә, без «Арт-Алабуга», «Җиңү язы» конкурсларында, «Балкыш» фестивалендә катнашабыз. Эш кайный!»

Кичә турында үз тәэсирләре белән оешмада 22 ел буе станокчы вазыйфасында эшләүче Светлана Ермакова да уртаклашты. «Бик эмоциональ кабул итәм, бик ошады, оештыручыларга рәхмәтлемен», — диде ул. Светлана клубның бай иҗади тормыш белән яшәвен дә билгеләп үтте: монда бик күп түгәрәкләр эшли, аларда һәркем үзенә терәк, илһам чыганагы таба ала. «Иң мөһиме, барысы да җитәкчеләр тарафыннан хуплана һәм кадерләнә», — дип өстәде ул.


Нет комментариев