ХӘБӘРЛӘР

Алабугага «Ла Скала» театрында чыгыш ясаган Италия җырчысы киләчәк

Татарстанда беренче тапкыр! Дөньяның әйдәп баручы театрларында чыгыш ясап, халыкара танылу алган Италия опера җырчысы (лирик тенор) Федерико Лепре Алабугада чыгыш ясаячак.

Артист Италиянең иң зур театрлары сәхнәләрендә җырлаган. Алар арасында Миландагы «Ла Скала», Венециядәге «Ла Фениче», Катаниядәге «Беллини» театры, Триесттагы «Верди» театры, Рим опера театры, Генуядагы «Карло Феличе», Палермодагы «Массимо» театры, Туриндагы «Реджо», Флоренциядәге Maggio Musicale, Пармадагы Тосканини фонды һәм Неапольдәге «Сан-Карло» бар. Ул шулай ук Бразилия, Һиндстан һәм Германиянең төп сәхнәләрендә, Шотландия операсында һәм Румыниядә чыгыш ясаган.

Быел Россиядә танылган опера җырчысы концертларын Мәскәүдә һәм Алабугада гына бирәчәк.


Нет комментариев