Алабуганың 10нчы күп профильле лицее капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуганың 10нчы күп профильле лицее капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Уку йортында бүлмәләр яңартылды, инженерлык челтәрләре алыштырылды, яңа җиһазлар һәм заманча техника урнаштырылды. Тантаналы ачылышта шулай ук «Август-Алабуга» предприятиесе белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Кичә уку йорты өчен күптән көтелгән көн җитте: зур күләмле яңартудан соң мәктәп кабат балалар тавышына күмелде. Якты сыйныф бүлмәләре, заманча җиһазлар һәм яңартылган бина — лицей укучыларын шундый үзгәрешләр белән каршы ала.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Капиталь ремонттан соң лицейда нәрсәләр үзгәрде?

Бинада зур күләмле капиталь ремонт үткәрелгән: барлык инженерлык челтәрләре тулысынча алыштырылган, сыйныф бүлмәләре, коридорлар һәм баскыч мәйданчыклары яңартылган, заманча җиһазлар һәм уңайлы яңа мебель урнаштырылган. Мәктәпнең янәшәдәге территориясе дә төзекләндерелгән. Уку киңлеген оештыруда да үзгәрешләр бар: сыйныф бүлмәләренең урнашуы яңадан каралган, алар уку юнәлешләре буенча берләштерелгән. Бу укучылар өчен белем алуны уңайлырак һәм эзлеклерәк итәргә тиеш.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Тантаналы ачылыш һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр

Бәйрәмгә күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, хакимият вәкилләре, «Август-Алабуга» компаниясе җитәкчесе Владимир Алин, шулай ук «Эссен Продакшн АГ» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Леонид Барышев бар иде.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы кунакларны, педагоглар коллективын һәм укучыларны мөһим вакыйга белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, шулай ук Леонид Барышев һәм Владимир Алин күрсәткән ярдәмне, хезмәттәшлекне билгеләп үтте.

Бу көнне мәктәпкә сүз белән генә түгел, ә гамәлләре белән ярдәм итүчеләр дә рәхмәт сүзләре җиткерде.

— Алабуга чын яңарыш чорын кичерә, шәһәр күзгә күренеп үсә һәм матурлана. Бүген сыйныф бүлмәләрен карап йөргәндә, элек мондый шартлар турында хыяллана да алмаганбыз бит, дигән уй килде. Рөстәм Мидхатовичка, барлык алабугалыларга һәм республикага зур рәхмәт, — диде Леонид Барышев.

«Август-Алабуга» предприятиесе җитәкчесе Владимир Алин да укучыларга җылы теләкләрен җиткерде.

— Бу чын мәгънәсендә якты бәйрәм. Яңартылган бүлмәләр буйлап йөргәндә, балаларыбызның киләчәге барлыгын чын күңелдән тоясың. Шуңа күрә, балалар, сезнең өчен күп эшләр башкарылуын аңларга һәм моны кадерләргә тиешсез. Химия, биология, физика һәм математика — болар киләчәк фәннәре. Хәзер аларны өйрәнү өчен сездә заманча җиһазлар һәм барлык шартлар бар, — дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Бу сүзләр гамәл белән дә ныгытылды: «Август-Алабуга» предприятиесе һәм лицей арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу укучыларга яңа мөмкинлекләр ача: киләчәк һөнәрләре белән якыннанрак танышу, җитештерү процессын эчтән күрү һәм, бәлки, киләчәк тормышларын шушы өлкә белән бәйләү мөмкинлеге бирә.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Яңартылган лицей турында педагоглар һәм укучылар фикере

Бәйрәм тәэсирләре белән лицей тормышын эчтән белүчеләр дә уртаклашты. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон биредә эшләү дәверендә чын мәгънәсендә тату коллектив формалашуын билгеләп үтте. Быел исә мәктәпнең педагоглар командасы яшь белгечләр белән тулыланган.

— Бүген бу мәктәптә 1824 бала белем ала. Шунысы игътибарга лаек: агымдагы уку елында бирегә 8 яшь белгеч эшкә килде. Моннан тыш, искиткеч ремонт ясалды. Шуңа күрә без тиздән яхшы нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәбез, — диде ул.

Туган мәктәпләренә кайткан педагоглар да шатлыкларын яшерми. Директорның методик эш буенча урынбасары Эльмира Закирова коллективның яңа мәктәп тормышын түземсезлек белән көтүен әйтте.

— Без булган вакыйгаларга бик шатланабыз! — дип уртаклашты ул. — Быел апрельдә мәктәптән күчеп киттек, дүрт ай «Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында булдык. Анда безне бик җылы кабул иттеләр, моның өчен зур рәхмәт. Үз мәктәбебезне, әлбәттә, бик сагындык, бу көнне көттек. Мәктәп хәзер бик якты, җылы төсләрдә бизәлгән, әкренләп заманча җиһазлар белән дә тәэмин итәләр.

Эльмира Закирова коллективның башында торган кешеләр турында да аерым җылылык белән сөйләде. Директор Гөлнара Халис кызы бу мәктәптә инде 28 ел эшли. Ул гади укытучыдан җитәкчегә кадәр юл үткән һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен, беренче чиратта, тырышлыгы белән яулаган. Алар өчен остаз Роза Котдусовна Салихова булган. «Ул безнең үсешебезгә зур өлеш кертте, конкурсларга әзерләнгәндә ярдәм итте, укуларга җибәрде. Хәзер ул лаеклы ялда», — дип сөйләде Эльмира Закирова.

10нчы күп профильле лицей капиталь ремонттан соң кабат ишекләрен ачты

Үзгәрешләрне укучылар да югары бәяләде. 10нчы медицина сыйныфы укучысы Тамерлан Валеев өчен лицей — яңартылган матур бина гына түгел, ул — белем алырга һәм үсәргә теләк уята торган мохит та.

— Мин биредә 3нче сыйныфтан бирле укыйм, шушы вакыт эчендә зур үзгәрешләр булды. Белем алу һәм киләчәктә үзебез теләгән һөнәр ияләре булу өчен барлык шартлар да тудырылган, — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, яңартылган мәктәптә укуга карата аерым бер дәрт тә барлыкка килә: уңайлы сыйныфлар, заманча җиһазлар һәм һәр укучыга игътибар балаларга үз көчләренә ышанырга һәм хыялларына кыюрак атларга ярдәм итә.


Нет комментариев