Һәр авылның (шулай ук шәһәрнең дә) аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып, башкалардан аерылып торучы кешеләре була. Безнең матур табигатьле Татар Дөм-Дөме авылында да туган авылы тормышына битараф булмаган кешеләр бар. Бүген язмам шуларның берсе — Венера Ибнеева турында.

«Үткәнен белмәгән, милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк», — ди күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни. Венера Зиннур кызы Ибнееваның мин язасы эшчәнлеге нәкъ менә шушы сүзләргә туры килә, ләкин алдан аның төп вазифасы, эше турында.
Китапханә — белем һәм рухи мирас учагы
Ул 2005 елдан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Китапханәгә аяк атлауга «Китап иле — серле дөнья» дигән сүзләр каршы ала. Ә аннан соң китаплар дөньясына сәяхәттә «Юбиляр китаплар», «Матур әдәбият», «Туган тел — халкымның рухи мирасы», «Яңа китап — гадел дус», «Халыклар дуслыгы — әдәбиятлар дуслыгы» дип аталучы киштәләр ярдәм итә. «Мин монда тудым, мин Дөм-Дөм кешесе» дигән бүлек, исеменнән үк аңлашылганча, авылыбызның гади генә кешеләренә багышлана.
Нәсел тамырлары, исемнәре авылыбыз белән бәйле якташларыбыз да игътибар үзәгендә: «Күренекле якташыбыз — Данис Зарипов» дигән бүлек аерым урын алып тора. Шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сирень Якупова китапларына да аерым киштәдә урын бирелгән, чөнки ул — безнең Дөм-Дөмебез килене. «Ачып кердек белем ишеген Тукай аша, туган тел аша» бүлеге быел 140 еллык юбилее билгеләп үтелүче бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланса, «Батырлыгың кайтты җыр булып» бүлеге Советлар Союзы Герое Муса Җәлил иҗатына багышланган.

Ә балалар китаплары өчен аерым зур күләмле «Балалар дөньясында» бүлеге бирелгән. Гомумән, китапханәче Венера Зиннур кызы өчен зур хәрефләр белән китапханәнең түренә язып куелган «Китап — үзе сәлам сүзе кебек һәрбер йортка кереп ирешсен» дигән җөмлә аның хезмәт девизы булып яңгырый.
Һәр ядкарьдә — бер гомер, һәр әйбердә — тарих
Хәзер инде авылыбыз ядкарьләренә күчик. Венера Зиннур кызының китапханәче буларак эше китап укучыларга китаплар бирү белән генә чикләнми, алар белән төрле чаралар үткәрү дә керә. Язучылар, китаплар турында сөйләшкәндә, аларның эчтәлеге турында әңгәмәләр үткәргәндә, бигрәк тә сүз узган гасыр турында барганда, ул күрсәтмә материал буларак авылым ядкарьләренә мөрәҗәгать итү, аларны куллану уңышлы булачак дигән фикергә килә һәм 2015 елдан башлап, борынгы әйберләрне җыя башлый. Башта алар китапханәнең бер почмагында гына булса, хәзер инде аерым ике бүлмәгә тупланган, йөздән артык әйбер җыелган.
Алар арасында көнкүреш әйберләре, эш кораллары, савыт-сабалар, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, акчалар, өс һәм аяк киемнәре, йорт җиһазлары, борынгы китаплар бар. Һәм иң әһәмиятлесе: алар барысы да авылыбыз Дөм-Дөм тарихы, аның кешеләре белән бәйле. Шулай итеп, Венера ханым авылның үткәнен барлап, өлкәннәргә аны искә төшерергә ярдәм итсә, ә яшьләрне һәм балаларны аның тарихы белән таныштырырга һәм аларда кызыксыну уятырга тырыша. Чөнки тарих бит олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела. Шул тамчылар ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез формалаша.
Гасырдан гасырга, буыннан буынга, әби-бабайлардан оныкларга халык мирасы: мәдәни һәм матди байлыгы күчкән. Һәр каланың, һәр авылның, һәр нигезнең үткәне бар. Һәр кеше үз халкының үткәнен, ата-бабаларының ничек көн күргәнен, ни белән шөгыльләнгәнен белергә тиеш. Борынгы әйберләр аша үткәнебез турында мәглүматлар табарга, хәтта тарихи фактларны ачарга мөмкин.
Һәм хәзер инде Венера Зиннур кызының һәрбер йорттан диярлек авылдашларыннан җыйган әйберләре дә күрсәтмәлелек кенә булу чикләрен узып киткән, алар музей экспонатларына тиң. Авылдашлар үзара «Венераның музее» дип атыйлар да инде. Ә мин «Авылым ядкарьләре» дип атар идем, чөнки анда авылыбыз Дөм-Дөм белән бәйле истәлекле, кадерле әйберләр тупланган.
Әби-бабайлар мирасы — буыннарга калган хәзинә
Түрдә караватта матур чигүле тышлыклар кигертелгән мендәрләр кабарып тора, янәшә бишек элеп куелган, мич макеты янында йорт кирәк-яраклары, ә түгәрәк өстәлдә җиз самавар урнашкан. Стенада «Халкымның күңел бизәкләре» исеме астында чигелгән әйберләр эленгән, ә идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелгән. Сандык, чемоданнарның, аерым киштәдә урнашкан лампаларның, хуҗалык өчен кирәкле эш коралларының ниндиләре генә юк!

Балалар өчен аерым игътибарга лаеклы почмак та булдырылган, ул — мәктәп. Кызыксынучылар совет чоры балалары утырып укыган өсте ачылышлы парта артына утырып карый, китап укый, дәфтәргә яза, рәсем ясый, чут төймәләрен тарта, язу машинкасы белән таныша, пионер галстугын бәйләп карый алалар.
Сугыш хатирәләре: онытылмас исемнәр, мәңгелек батырлыклар
Һәм иң әһәмиятле бүлек — ул Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек. «Сезнең тормыш — үзе батырлык» бүлеге Гатин Галим Гата улы турында. Ул сугышка китеп озак та узмый, хәбәрсез югала. 2015 елның 25 маенда Псков өлкәсе Новосокольническ районы Харино-Бор авылында «Поиск» эзләнүләр отряды сугыш кырларында ятып калган солдатлар эзенә юлыга. Татарстаннан өч солдат арасында Галим Гатин да була. 19 июньдә 70 елдан соң аның җәсәден авыл зиратына күчереп җирлиләр. Бу чара Алабуга районында беренче очрак булуы белән билгеле.

«Буыннар хәтере — ветераннар аша» дигән киштәдә өлкән матрос Закиров Нургали Салих улының Олы Шүрнәк тулы булмаган урта мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлавы турында таныклыгыннан башлап, алган бүләкләре турында документларының төп нөхсәләре, фотосы урнаштырылган. «Фронттан хатлар» бүлегендә өчпочмаклы хатлар белән бергә сугышчыларга көн дә кирәкле тормыш әйберләре булса, «Сугышның йөзе — хатын-кыз йөзе түгел» бүлегендә Җиңү өчен тылда көнне төнгә ялгап, армый-талмый үз өлешләрен керткан авылдаш хатын-кызларыбыз турында белешмәләр, фотолар куелган.

«Алар даны — мәңгелек» стенды да сугыш ветераннарына багышланган, фотолары да урнаштырылган. Аерым хөрмәткә лаеклы «Үлемсез полк»ка зур стенд багышланган. Авылыбызда ел саен «Үлемсез полк» акциясе уздырыла. Бу чараны үткәрүдә дә Ибнеева Венера Зиннур кызының өлеше зур. Ул авыл ветераннарының фотоларын бөртекләп җыю, зурайту һәм «Үлемсез полк»та тотып йөрү өчен җайлы рәвешкә китерүне, саклауны үз өстенә алган. Моның өчен авылдашлар исеменнән аңа зур рәхмәт.
Үткәнне саклап, киләчәккә юл салучы шәхес
Бүген ул җыелган әйберләрен китапханәдән аерым бинага — авыл өенә урнаштыру турында хыяллана. Без аның хыялларының чынга ашуын һәм алга таба да авыл тарихын барлау, туплау, саклау буенча актив эшчәнлек алып баруда Венера ханыма уңышлар гына телибез.
Рәсимә Сибәгатуллина
Дөм-Дөм — Алабуга
Нет комментариев