Алабуга үзәк район хастаханәсе коллективы яңа белгечләр белән тулыланды.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә өч яңа белгечне тәкъдим иттеләр. Медицина учреждениесенә ирле-хатынлы Олжобай Батиров һәм Телегей Калыбай кызы, шулай ук табиб-рентгенолог Данияр Хәбибуллин эшкә килгән.
Олжобай Батиров — табиб-травматолог-ортопед. 2023 елда ул И. К. Ахунбаев исемендәге Кыргыз дәүләт медицина академиясен «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2025 елда Казан дәүләт медицина университетында «Травматология һәм ортопедия» юнәлеше буенча ординатурада укыган. Белгечнең гамәлдәге аккредитациясе бар.
Аның хатыны Телегей Калыбай кызы табиб-офтальмолог булып эшләячәк. 2022 елда ул Пенза дәүләт университетын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган, ә 2024 елда Мәскәүдәге Россия өзлексез һөнәри белем бирү медицина академиясендә «Офтальмология» белгечлеге буенча ординатура узган. Табибның да гамәлдәге аккредитациясе бар.

Хастаханәнең тагын бер яңа хезмәткәре — табиб-рентгенолог Данияр Фәнил улы Хәбибуллин. 2020 елда ул Ижау дәүләт медицина академиясен «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган, ә 2023 елда шул ук юнәлеш буенча ординатураны бетергән. 2026 елда рентгенология буенча яңадан һөнәри әзерлек узган һәм тиешле аккредитация алган.
Медицина белеме белән беррәттән, Данияр Хәбибуллинның программ продуктлар эшләү тәҗрибәсе дә бар. Бу белемнәр нурланыш диагностикасында кулланыла торган заманча цифрлы технологияләр белән эшләүдә файдалы булырга мөмкин.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә яңа хезмәттәшләрен җылы каршы алдылар һәм аларга һөнәри уңышлар теләделәр. Белгечләргә кабул итүгә поликлиника регистратурасы яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылырга мөмкин.
Нет комментариев