Алабугада бүген кич белән вакытлыча салкын су бирү туктатылачак
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада бүген кич белән вакытлыча салкын су бирү туктатылачак

Су белән тәэмин итүдәге өзеклек 12 сәгать дәвам итәр дип планлаштырыла.

Бүген, 10 ноябрьдә, Алабугада салкын су бирүне вакытлыча туктату планлаштырыла. Су бирү 19:00 сәгатьтән сүндереләчәк һәм 11 ноябрь, чәршәмбе көнне 07:00 сәгатькә кадәр булмаячак.

Сәбәбе — магистраль суүткәргеч челтәрләрендә аварияне бетерү һәм төзекләндерү эшләре.

4, 4/5, 6, 8, 9, 10, 11, 12нче микрорайоннар, Танайка-2 («Поле чудес»), Икмәк шәһәрчеге, Голубой, Радуга поселоклары, «Лесная Поляна» һәм «Царицыно» коттедж поселоклары, шулай ук шәһәрнең кайбер урамнары һәм тыкрыклары тулысынча сусыз калачак.

Алабуга үзәк район хастаханәсеннән соң урнашкан шәһәрнең аскы өлешендә салкын су басымы кимиячәк. Алабугалыларга алдан ук кирәкле күләмдә су әзерләп куярга киңәш ителә. Ремонт эшләре тәмамлангач су бирүне торгызырга планлаштыралар.

Су сүндереләчәк адресларның тулы исемлеге алдагы язмада басылды. Өстәмә мәгълүматны «Водоканал»ның диспетчерлык хезмәтеннән 8 919 691-75-91 телефоны аша белергә мөмкин.


Нет комментариев