Алабугада иске автомобиль шиналарын теләсә кайда ташлаган өчен җаваплылык турында искәрттеләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада иске автомобиль шиналарын теләсә кайда ташлаган өчен җаваплылык турында искәрттеләр

Шәһәр һәм район халкына тузган шиналарны ишегалларында һәм чүп контейнерлары янында калдыру тыелуы турында хәбәр иттеләр. Аларны кабул итү өчен махсус мәйданчыклар булдырылган.

Алабуга районында иске автомобиль шиналарын теләсә кайда ташлаган өчен җаваплылык турында искәрттеләр

Алабуга районында машина йөртүчеләргә иске шиналарны утильләштерү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Тузган покрышкаларны шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә моның өчен билгеләнмәгән урыннарда калдыру тыела.

Кайбер кешеләр автомобиль шиналарын подъездлар, чүп контейнерлары, гаражлар янында, балалар мәйданчыкларында һәм юл кырыйларында өеп куя. Бу гамәлләр төзекләндерү кагыйдәләрен боза һәм административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.

  • Алабуга халкы өчен шиналар кабул итү мәйданчыгы Тихая урамында эшли. Координаталары: 55.770097, 52.041612.
  • Танайка авылында да шундый пункт булдырылган. Аны геолокация аша табарга мөмкин. Мәйданчык координаталары: 55.736771, 51.929081.

Кабул ителгән автомобиль шиналары эшкәртүгә җибәрелә. Халыкны махсус пунктлардан файдаланырга һәм покрышкаларны җәмәгать урыннарында калдырмаска киңәш итәләр.


Нет комментариев