Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Бүлек җитәкчесе Жанна Сармакова хәбәр иткәнчә, әлегә йомгаклар шундый.
10 көн эчендә 62 беркетмә төзелгән. Шуларның 47се төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, шул исәптән эре габаритлы чүп-чарны тиешсез урыннарга ташлаган өчен төзелгән. Райпо линиясе буенча — 21, газоннарда һәм тротуарларда машина куйган өчен тагын 15 беркетмә төзелгән. 28 материал судка тапшыру өчен әзерләнгән.

Меңьеллык мәйданында узыш оештырган дрифтерларга аерым игътибар бирелгән. Төнлә тынлыкны бозган өчен алар административ комиссиягә чакырылган. Исегезгә төшерәбез: аларга рейд вакытында патруль хезмәткәрләре тап булган. Кагыйдә бозучылар, качарга тырышканда, хәтта бер машинаны ташлап та калдырганнар.
Моннан тыш, хуҗасыз калган 11 автомобиль штрафстоянкага эвакуацияләнгән. Юл читендә озак вакыт торган йөк машиналары да проблема тудыра. Аерым алганда, Нечаев урамында шундый очраклар бар.
«Меридиан» сәүдә үзәге янындагы «Парковка хезмәт машиналары өчен генә» дигән рөхсәтсез куелган билге алынган. Шулай ук буш торган биналардан файдалану, кагыйдәләрне бозып ябыштырылган игъланнарга карата «Автодозвон» системасы эше һәм Таҗи Гыйззәт урамында төнлә машина кую мәсьәләләре тикшерелгән. Күп кенә машина йөртүчеләр автомобильләрен кагыйдәләрне бозып берничә көнгә калдырганлыктан, вакытны күрсәткән язманы алып, «Машина кую тыела» билгесе генә калдырылган.
Барлыгы 11 айда 933 беркетмә төзелгән. Аларның 869ы — физик затларга, 46сы — юридик затларга, 18е вазифаи затларга карата тутырылган.
Бу саннарның һәркайсы артында Алабуганы чистарак, иминрәк һәм яшәүчеләр өчен уңайлырак итү теләге ята. Әмма тәртип штрафлардан түгел, ә шәһәрдә яшәүче һәм кунакка килүче һәр кешенең шәхси җаваплылыгыннан башлануын онытмаска кирәк.
Нет комментариев