Районда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Быел 11 839 гектарда бөртекле культуралар җыеп аласы бар.

Бүгенге көнгә Алабуга районында 4101 гектар суктырылган. Игенчеләр 14 601 тонна ашлык җыеп алды, гектардан уртача уңыш 35,6 центнер тәшкил итә. Бөртекле культураларны җыю планы быел 11 839 гектар тәшкил итә. Шуның 3380 гектары — көзге культураларга, тагын 8459 гектары — сабан культураларына туры килә.
Эшкә «АФ Вятские зори» җәмгыятендә дә керештеләр, анда уңдырышлылык — 46,2 ц/га, Әхмәтҗанов Фәйзелхан Гарифҗан улы КФХсында — 44 ц/га, «Вятский берег»та — 35 ц/га. «Светлая-долина» хуҗалыгы көзге тритикалены 29,2 ц/га уңыш белән җыеп бетерде һәм солыны уруга кереште. «МИР» җәмгыятендә көзге арышның уңышы 30,8 ц/га тәшкил итә. Районның калган хуҗалыклары бөртекле сабан культуралары өлгерүгә карап урып-җыю кампаниясенә кушылачак.
Нет комментариев