Фаҗига 17 августта Төзүчеләр урамында була. Тикшерүчеләр булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Татарстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 17 августта Алабугада Төзүчеләр урамындагы чәчәк кибетендә 18 яшьлек кыз һәлак булган. Ведомство хәбәр иткәнчә, 24 яшьлек алабугалы, шаһитлар алдында, үзенең танышына пычак белән берничә җәрәхәт ясый.
Килеп чыккан хәлдән соң егет үз-үзенә кул сала. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 1 өлеше буенча (кеше үтерү) җинаять эше кузгаткан.
Фаҗига урынында тикшерүче тикшерү уздырган. Хәзерге вакытта ведомство хезмәткәрләре булган хәл шаһитларыннан сорау ала. Шулай ук кирәкле экспертизалар билгеләнә һәм башка тикшерү эшләре башкарыла. Аларның максаты — булган хәлнең барлык шартларын ачыклау.
Нет комментариев