Алабуга халкы Россия Герое Александр Епанешниковны искә алды
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга халкы Россия Герое Александр Епанешниковны искә алды

Очрашуда катнашучылар Александр Епанешниковның тормыш юлын һәм үз гомерләре бәрабәренә аска төшүче самолетны торак кварталлардан алып киткән экипаж батырлыгын искә төшерделәр.

Алабугалылар Татарстандагы беренче Россия Герое Александр Епанешниковны искә алдылар

Герой турындагы истәлек һәркемне берләштерде

Якташыбыз исемен йөртүче 3 нче мәктәп янындагы скверга шәһәребез халкы һәм кунаклары җыелды. Хөрмәтле кунаклар арасында Епанешниковлар гаиләсе дә бар иде.

Җыелучыларны Алабуга районы Ветераннар (пенсионерлар) советы президиумы әгъзасы Павел Карманов сәламләде. Ул моннан 50 ел элек августта Александр Николаевич белән танышуын искә төшерде, шулай ук бу көнне Курск сугышы тәмамланган көн булуын да билгеләп үтте.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Андрей Че сүзләренчә, хәзер безнең ил кабат җитди сынаулар аша уза. Россиянең яңа тарихы языла. Әмма герой тыныч вакытта да булырга мөмкин — иң мөһиме, үз өстеңә җаваплылык алудан курыкмаска һәм алга барырга. Ветеран егетләргә аерым мөрәҗәгать итеп, аларга Россиянең лаеклы уллары булып үсүләрен теләде.

Геройның кызы Татьяна Пензина әйтүенчә, батырлыкка әзер булып та, аны алдан планлаштырып та булмый. Язмышны үзгәртә торган карарны кайчак санаулы мизгелләрдә кабул итәргә туры килә. Әмма без һәрберебез көн саен кечкенә генә файдалы һәм кирәкле эш-гамәлләр башкара алабыз — кешеләргә ярдәм итәргә, мохтаҗларны ташламаска.

Алабугалылар Татарстанда Россиянең беренче Герое Александр Епанешниковны искә алдылар

Экипаж самолетны торак районнан читкә алып китә

Исегезгә төшерәбез, Александр Николаевич Епанешников 1954 елда Алабугада туа, 1971 елда 3 нче мәктәпне тәмамлый. 1989 елдан Арктикада хәрби-Һава көчләренең махсус төркеменең 250 нче авиация базасының эзләү-коткару отряды белән җитәкчелек итә.

1993 елның 23 августында Ан-12 самолетында задание үтәгәндә очкычның двигательләре эшләми башлый. Епанешников командалыгындагы экипаж аска төшүче самолетны Волгоградның торак районыннан алып китә ала һәм аны урман массивына юнәлтә. Экипаж һәлак була. 1994 елның 21 июнь Указы нигезендә майор Епанешниковка батырлыгы өчен РФ Президентының Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

1994 елда Александр Николаевичка «Алабуганың мактаулы кешесе» исеме бирелә, ә 1995 елдан 3 нче мәктәп аның исемен йөртә башлый. Мәктәп янындагы скверда һәм Хәтер мәйданында А. Н. Епанешников бюстлары урнаштырылган.

Алабугалылар Татарстанда Россиянең беренче Герое Александр Епанешниковны искә алдылар


Нет комментариев