2026 ел башыннан социаль фонд республикада 6 меңнән артык шундый түләүне автомат рәвештә билгеләде. Карар медицина-социаль экспертиза мәгълүматлары нигезендә кабул ителә.
Татарстанда инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләрне гражданның шәхси мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерәләр. Медицина-социаль экспертиза бюросыннан мәгълүматлар алынганнан соң, СФР бүлеге биш эш көне эчендә карар кабул итә. Түләүне билгеләү турында хәбәрнамә «Дәүләт хезмәтләре» порталы яисә почта аша җибәрелә.
Әгәр кеше социаль фондтан башка түләүләр ала икән, пенсияне шул ук ысул белән китерәләр. Элегрәк түләүләр алмаганнарга «Дәүләт хезмәтләре», СФР яки МФЦ клиент хезмәте аша күчерү вариантын сайларга кирәк. Мөстәкыйль рәвештә яки законлы вәкил аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бер үк вакытта инвалид гражданнарга актив тәртиптә айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы билгеләнә. Аңа дарулар белән тәэмин итү, шифаханә-курорт дәвалануы һәм шәһәр яны транспортында бушлай йөрү керә. Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, әгәр инде пенсия алучы кешегә инвалидлык билгеләсәләр, аңа автомат рәвештә ЕДВ билгелиләр.
Аерым категорияләр өчен бер үк вакытта инвалидлык буенча дәүләт пенсиясен һәм картлык буенча иминият пенсиясен алу хокукы каралган. Бу, аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә һәм хәрби җәрәхәтләр нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнарга кагыла. Консультацияне Бердәм элемтә үзәгенең 8 800 100-00-01 телефоны аша алырга мөмкин.
Нет комментариев