Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында җиденче тапкыр «Иван-чәй» фестивале узды

25 июльдә Яңа Анзирка авылында халык традицияләрен яратучылар җыелды.

«Алабуга җирендә Иван-чәй» дип аталган җиденче фестиваль җирле халыкны һәм алабугалыларны гына түгел, ерак төбәкләрдән килгән кунакларны да берләштерде. Быел бәйрәмгә хәтта Ханты-Манси округыннан да килгән иделәр.

Алар арасында — Югорск шәһәреннән хезмәттәш дус кызлары белән килгән укытучы Наталья Пазюра да бар. Халык бердәмлеге елында алар махсус туристик маршрут эшләгәннәр: Яңа Анзиркадан соң чираттагы тукталыш Лаеш булачак, ә планнарда — Түбән Новгородның үзенә кадәр барып җитү.

— Без бу сәяхәтне кышын ук планлаштырган идек, — дип уртаклашты Наталья. — Монда алдан ук уңайлы өйне броньлап, кунып чыктык. Барысы да бик ошады: кешеләре искиткеч кунакчыл, атмосферасы үзенчәлекле, чын халыкчан!

Фестиваль быел чыннан да зур итеп үткәрелде. Программаның бай булуы аркасында вакыт үткәне сизелми дә калды. Бәйрәм «Иван-чәй турында риваять» дип аталган театральләштерелгән пролог белән башланды — кунаклар бу дәвалау үзлекләренә ия булган үсемлек турындагы риваятьне кызыксынып күзәттеләр. Аннары халык әйлән-бәйләнгә кушылды, мастер-классларда катнашты, халык осталарының эшләнмәләре һәм иван-чәйдән ясалган продукция тәкъдим ителгән ярминкәне карады. Теләге булган һәркем өчен дегустация белән чәй церемониясе оештырылды.

Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Косов җыелучыларны сәламләде:

— Бу фестиваль инде районыбызның визит карточкасына әверелде. Елдан-ел ул тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрелә. Мин Терёшиннар һәм Карповлар гаиләләренә зур рәхмәт белдерәм — нәкъ менә алар бу искиткеч бәйрәмнең чишмә башында торалар. һәм, әлбәттә, ярдәм иткәне һәм грантлар биргәне өчен районыбыз башлыгы Рөстәм Мидхәт улына рәхмәт. Чын күңелдән барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сезне башка район тантаналарына да чакырам!

Яковлево авыл җирлеге башлыгы Ольга Козырева да җыелган халыкка җылы сүзләрен җиткерде:

— Бүген һава торышы да безне сәламли — көннең эсселеге бу бәйрәмгә бары тик матурлык кына өсти. Сезгә сәламәтлек һәм күтәренке кәеф телим! Бу бәйрәм сезгә уңай энергия гына бүләк итсен.

«Жили-были» усадьбасы җитәкчесе Евгения Терёшина үзенчәлекле рәхмәт сүзләрен тапты:

— Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән сугышчыларыбыз алдында баш иябез. Бүген бәйрәмдә МХО һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннарының булуын белү безнең өчен бик кадерле.

Быел фестивальгә кунаклар Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш, Менделеевск, Мензәлә, Казан, Удмуртия, Башкортстан һәм Ханты-Мансийсктан килгән.

Тантаналы өлештән соң сәхнәгә Түбән Камадан чакырылган «Вольные распевы» коллективы чыкты. Аларның дәртле җырларына ияреп мәйданда биюләр, түгәрәк уеннары һәм шау-шулы халык уеннары башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев