ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медицина көллияте 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Кайбер чаралар саннар һәм рәсми чыгышлар белән түгел, ә атмосферасы белән истә кала. Әлеге тантаналы чарага студентлар, укытучылар, ветераннар һәм шәһәр кунаклары җыелды — төрле буын вәкилләренең бергә булуы үзенчәлекле, гадәти булмаган атмосфера тудырды. Зал җылылык, чәчәкләр һәм елмаюларга тулы иде.

Көллият тарихы

Бәйрәм уку йорты тарихы турындагы видеоролик күрсәтү белән башланып китте. Кадрлар бер-берсен алыштырды, һәм зал көллият белән бергә бу дистә елларны кичергән кебек булды. Алабуга медицина көллияте — Россиядә борынгы белем бирү учреждениеләренең берсе. Бүгенге көндә көлияттә өч юнәлеш буенча укыталар: дәвалау, шәфкать туташлыгы эше һәм лаборатор диагностика.

Көллият үзенең бай тарихы һәм көчле коллективы белән данлыклы. Монда бары тик тәҗрибәле педагоглар гына эшли, алар арасында, билгеле булганча, атказанган табиблар, дәүләт премияләре һәм бүләкләре лауреатлары бар. Көллият еллар дәвамында дистәләрчә меңләгән белгечләр чыгара. Алар, һичшиксез, югары квалификацияле белгечләр булып, үзләренең һөнәри казанышлары белән таныла. Көллиятне хәзерге вакытта Надежда Ушакова җитәкли. 

Кунаклар арасында шәһәр һәм район администрациясе вәкилләре бар иде. Кунакларга беренче булып, гадәттәгечә, район башлыгы урынбасары Александр Косов мөрәҗәгать итте. Ул Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән көллият коллективын, студентларны, чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм бәйрәм кунакларын сәламләде һәм, әлбәттә, аларны әлеге мөһим вакыйга белән котлады.

Алабуга медицина көллияте 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Ветераннарны котлау һәм бүләкләү

Нәкъ менә аның чыгышы белән тантаналы өлеш башланып китте. Ул үз эшләренә тугры кешеләрне — чын профессионалларны бүләкләп үтте. Бүләкләнүчеләр арасында көллияткә дистә еллардан артык гомерен багышлаганнар да бар иде.

Сүзне көллият директоры Надежда Ушакова дәвам итте. Ул уку йорты үзенә нигез салучы — атказанган табиб Алексей Семёнович Каллистов исемен йөртүен искәртеп узды. «Без бик сөенечле вакыйга хөрмәтенә җыелдык — безнең көллияткә 90 яшь тулды. Бу бик зур дата», — диде ул горурлык һәм рәхмәт хисләре белән.

Кичәнең аеруча дулкынландыргыч мизгеле — ветераннарны хөрмәтләү булды. Директор аларга рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды. Зал бу минутларда бүләкләнүчеләргә аягүрә алкышлады.

Педиатрия фәннәре белгече Фәния Әхмәдулла кызы Нигматҗанова өчен көллият — гади эш урыны гына түгел. «Монда мин 1971 елда әле студент булып килдем, көллиятне кызыл диплом белән тәмамладым. Мине шунда ук Казан медицина институтына җибәрделәр. Алты ел укыганнан соң кире Алабугага кайттым һәм шуннан бирле, интернатура вакытыннан ук, монда укытам. 45 ел — һәм әле дә сафта. Минем өчен бүгенге чара бик зур әһәмияткә ия. Мин Алабугада бай тарихлы уку йорты булуына һәм анда эшләвемә горурланам. Киләчәктә аңа тагын да чәчәк ату телим», — дип уртаклашты ул.

Көллият ветераны Татьяна Андреевна Мазняк та үз истәлекләре белән уртаклашты. «Мин Кемеровода укуны тәмамлаганнан соң, юллама буенча монда җибәрелдем. Шәһәрне мин үз иттем һәм монда калырга карар кылдым. Район хастаханәсендә 38 ел эшләдем, хәзер пенсиядәмен, ләкин көллияттә укытуны дәвам итәм. Без бик бәхетле кешеләр: безне Швалев, Нечаев һәм башка күренекле педагоглар укытты. Без алар кебек булырга омтылабыз», — дип сөйләде ул. Хәзерге вакытта ул еллар буе җыйган тәҗрибәсен студентларга тапшыра.

Бүләкләүләр һәм хөрмәтле кунакларның сүзләре бу кичтә иҗади номерлар белән чиратлашты — Алабуга районы коллективлары программаны чыннан да җанлы иттеләр. 

Укытучы - ветераннар

Көллиятнең партнерлары котлау сүзләре

Котлаулар эстафетасын Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар дәвам иттеләр. Татарстан Республикасының медицина белеме бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Исхакова коллективны котлады һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Күпьеллык хезмәттәшлек турында көллиятнең партнёрлары да сөйләде. Алабуга хастаханәсенең баш табибы Александр Попов көллияткә чәчәк ату теләде. «Безнең өчен ерым горурлык — Алабуга медицина көллияте белән күпьеллык хезмәттәшлек итү. Көллият безнең өчен ышанычлы «кадрлар остаханәсе» булып кала: ул фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм хастаханә штатын тулыландыручы башка урта звенo белгечләрен әзерли», — дип ассызыклады ул.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры урынбасары Тәнзилә Агишина да көллиятне юбилее белән котлады һәм музей белән уку йорты арасындагы күпьеллык хезмәттәшлек инде күп еллар дәвам итүен билгеләп үтте.
Үз хезмәттәшләрен Алабуга үзәк район хастаханәсенең профком рәисе Рүмия Резвякова да сәламләде. Үз чыгышында ул укытучыларның һәм ветераннарның керткән өлешен билгеләп үтте. Аларның көче ярдәмендә көллият меңләгән белгеч чыгара.

 

Студентлар тормышы

Хәзерге көндә көллият студентлар өчен яши һәм үсә. «Монда укырга миңа бик ошый. Мин балачактан табиб булырга хыялландым һәм монда бу минем юлым икәнен аңлап килдем. Мондагы укытучылар гадел һәм тәҗрибәле. 90 ел — бик мөһим дата. Шушы еллар дәвамында алар бертуктаусыз күп тәҗрибәле белгечләр чыгаралар. Киләчәк табиблар кулында, һәм мин аларның берсе булуыма шат», — дип уртаклашты 1 курс студенты Ралинә Җиһаншина.


Нет комментариев