Алабуганың Казан урамында юлларны төзекләндерү дәвам итә
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуганың Казан урамында юлларны төзекләндерү дәвам итә

Быел Казан урамының бер өлеше җәяүлеләр урамы итеп үзгәртелде. Әлеге зур күләмле эшләр «Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» тарихи паркын булдыру буенча зур проект кысаларында башкарылды.

Алабуганың Казан урамында юлларны төзекләндерү дәвам итә

Ләкин Казан урамы җәяүлеләр урамы булганнан соң, биредә эшләүче эшмәкәрләргә товар китерү, чүп чыгару кебек эшләр уңайсызлык тудырырга мөмкин иде. Шуңа күрә махсус хезмәт машиналары йортларга иркен керә алсын өчен, шәһәр җитәкчелеге элек юл булган, әмма вакыт узу белән җирле халык тарафыннан төрле корылмалар белән капланган урыннарны чистартып, аларга асфальт җәяргә карар кылды.

Кафеларның берсендә идарәче булган Алена Рөстәмова кафе эшендәге үзгәрешләр турында сөйләде: «Элек без башка районда эшләдек. Ләкин ул җәяү йөрү өчен уңайлы урын түгел иде, шуңа күрә килүчеләр күп булмады. Монда исә күпкә җайлырак. Күченер урын эзләгәндә безгә Казан урамын тәкъдим иттеләр. Урамны яңарткан вакытта да безгә кешеләр кереп йөрде. Ә хәзер алар тагын да күбрәк, туристлар да бик күп. Шәһәргә бер тапкыр килгән кешеләр яңадан килә. Төшке аш ашарга, чәй яки кофе эчәргә керәләр. Урамның тагын да матурлануы сөендерә. Һава торышы да шундый яхшы — әйтерсең, ул да безгә елмая».

Үзгәрешләр — яхшыга

Алена Рөстәмова элек товар китерү белән бәйле кыенлыклар турында да сөйләде: «Казан урамында шундый үзгәрешләр ясаганы һәм керү юлларын төзекләндергәне өчен район башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриевка зур рәхмәт әйтәсем килә. Бу үзгәрешләр безгә бик ярдәм итә. Элек товарны Стахеевлар урамы почмагында бушата идек. Хәзер күпкә җиңелрәк — керү юлын ишеккә якын ук ясадылар. Хәзер бирегә чүп ташу машиналары да, ашыгыч ярдәм машинасы да бернинди кыенлыксыз килә ала. Атнага ике-өч тапкыр азык-төлек китерәләр. Җирле халыкка да уңайлырак булды. Хәтта ишегалды да бөтенләй үзгәрде».

Җәяүлеләр өчен уңайлаштырылган Казан урамы Алабуганың иң җәлеп итүче урыннарының берсенә әйләнде. Шул ук вакытта аның яңаруы биредә эшләүчеләргә уңайсызлыклар тудырмаска тиеш. Керү юлларын төзекләндерү — ял итеп йөрү өчен уңайлы мохитне бизнес ихтыяҗлары белән берләштерергә мөмкинлек биргән мөһим адым. Шулай итеп, уртак тырышлык белән Казан урамы матур булудан тыш, һәркем өчен чын мәгънәсендә уңайлы урынга әверелә бара.

Алабуганың Казан урамында юлларны төзекләндерү дәвам итә


Нет комментариев