Алабуга Җәмигъ мәчетендә кешеләрнең иркен кереп-чыгуы өчен шартлар яхшыртылды. Эшләр мәхәллә кешеләренең иганәләре хисабына башкарылды.

Алабуганың Җәмигъ мәчетендә быел мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен пандус төзелде, хатын-кызлар керә торган ишек алдындагы баскыч тулысынча яңартылды. Төзекләндерү эшләре мәчеткә йөрүчеләрнең иганә акчалары хисабына башкарылды.
Моңа кадәр мәчеткә керү урынында пандус булмау хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кыенлыклар тудырган. Хәзер керү юлы махсус тоткычлар белән җиһазландырылган, пандус өслегенә резин валчыклы каплама түшәлгән.
Хатын-кызлар керә торган ишек алдындагы баскычның да нигезе җимерелә башлаган булган. Шуңа күрә иске баскычны тулысынча сүткәннәр, яңадан бетон нигез салганнар, плитә белән тышлаганнар һәм уңайлы тоткычлар урнаштырганнар.
Мәчет вәкилләре төзекләндерү эшләренә матди ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә һәм мәхәллә кешеләренә рәхмәт белдерә.
Нет комментариев