Алабуга районында үзешчән сәнгать коллективларының IV муниципаль конкурсы узачак. Иҗади бәйге 30 ноябрьдә яңартылган шәһәр Мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамланачак.
Алабуга районында «Алабуга-Арт» IV муниципаль конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Анда шәһәр һәм район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары чакырыла.
Конкурсның беренче этабында, гадәттәгечә, мәгариф учреждениеләре катнашачак. Алабуга шәһәре һәм районы мәктәпләре, балалар бакчалары, урта махсус һәм югары уку йортлары коллективлары үзләренең иҗади чыгышларын тәкъдим итәчәк.
Чыгышларны җирле белгечләр һәм чакырылган экспертлар бәяләячәк. 30 ноябрьдә яңартылган шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә конкурсның йомгаклау чарасы — гала-концерт узачак.
Катнашуга гаризалар 1 ноябрьгә кадәр Мәдәният идарәсенең электрон почтасына кабул ителә: elabuga. kultura@mail.ru. Өстәмә мәгълүматны +7 919 637-67-08 телефоны аша конкурсның төп кураторыннан алырга мөмкин.
Нет комментариев