Алабугалы скверда чәчәк урлаган өчен штраф түләячәк
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы скверда чәчәк урлаган өчен штраф түләячәк

Шәһәрдә яшәүче хатын-кыз җәмәгать киңлегеннән сортлы яран гөлен йолкып ала. Хәзер инде аңа китерелгән зыянны капларга туры киләчәк.

Алабугада «Йорт янындагы бакча» скверында чәчәкләр урлау очрагын теркәгәннәр. Бу хакта Алабуга районы башлыгының МАХ-каналында хәбәр иттеләр.

Видеодан күренгәнчә, хатын-кыз сквер территориясендә үсеп утырган сортлы яраннарны тамыры белән йолкып ала һәм тартмага сала. Хәзер хатын-кыз муниципаль контрольгә килергә тиеш. Штрафтан тыш, аңа шәһәрне яшелләндерүгә китерелгән зыянны компенсацияләргә кирәк булачак.


Нет комментариев