Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде
КӨН ТЕМАСЫ

Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде

Алабуга районының Поспелово авылында яшәүче Анастасия Сандакова инде алты ел икмәк пешерә. Мавыгудан башланган тәҗрибә әкренләп гаилә традициясенә әйләнгән. Бүген, Бөтендөнья ипи көнендә, ул үз тарихы һәм яраткан рецепты белән уртаклашты.

16 октябрьдә дөньяның барлык почмакларында Икмәк көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без Поспелово авылында яшәүче биш бала әнисе Анастасия Сандакова белән очрашып сөйләштек. Анастасия берничә ел дәвамында гаиләсен үзе пешергән ипи белән сыйлый.

Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде

Беренче адымнар

Анастасия үзенең беренче икмәген 2020 елның маенда пешерә. «Поспеловодагы йортыбызга пандемия башланыр алдыннан күченеп өлгердек, — дип сөйли ул. — Кибеткә сирәк йөрелде. Барысын да берьюлы сатып алып, өйдә утырырга тырыштык. Ә менә ипине яңа пешкәнен ашыйсы килә».

Шул вакытта Анастасия икмәк пешерү турында төркем барлыгын исенә төшерә. Бу төркемдә барысы да тәфсилләп аңлатылган: ачыткы кую, камыр басу нечкәлекләре, төрледән-төрле рецептлар — барысы да бар. Ул да үзен бу эштә сынап карарга була. Анастасия сөйләвенчә, элек аның бабасы Тимофей белән әбисе Катя икмәк пешереп сата торган булганнар. «Ап-ак, йомшак икмәкнең тәмен тирә-якта белгәннәр, хәтта махсус килеп ала торган булганнар», — дип сөйли Анастасия. Димәк, икмәккә мәхәббәт аңа әби-бабасыннан күчкән.

Бер атна ул ачыткы чыгару өстендә эшли. Шулай итеп, ниһаять, беренче рецепт туа! Ләкин «беренче коймак төерле була» дигән кебек, беренче ипи дә катып китә, барып чыкмый. «Минем ипи белән кадак кагарга була иде», — ди ул көлеп.

«Кәефем кырылды, Шулкадәр вакыт сарыф иттем, әмма барысы да бушка!», — дип искә ала Анастасия. Шуннан соң «идеаль» рецепт эзләү башлана. Сынаулар, хаталар һәм кечкенә ачышлар белән уза ул вакыт. Ләкин, озак та үтми, тырышлык тулысынча үзен аклый. Анастасия гаиләсенең мактавын һәм хуплавын ала. «Шул вакыттан бирле нәкъ менә шушы икмәкне пешерәбез», — ди ул. 

Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде

Гаиләм — минем төп таянычым

Анастасия гаиләсе турында озак һәм бик теләп сөйли. Һәрбер пешерелгән икмәккә Сандаковлар гаиләсенең зур хезмәте кергән.

— Без биш бала үстерәбез: дүрт улыбыз һәм бер кызыбыз бар. Өлкәннәре — Лиля белән Елисей һәрвакыт ярдәм итәләр. Кайчак кичкә ачыткыны яңартырга, яисә ингредиентларны үлчәргә кирәк була, формаларны майларга, нәрсәдер алып килергә-алып китәргә булышалар. Шулай ук кечкенәләргә күз-колак булучылар да — алар. Гомумән өй эшләрендә алар минем төп таянычларым, — дип уртаклаша ул.

Менә берничә ел инде алар кая барсалар да үзләре пешергән ипине алалар. Һәркемне сыйларга тырышалар.

Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде

«Хәзер без кибеткә ипигә йөрмибез»

Озак та үтми, заказлар да килә башлый. Беренче заказлардан соң Анастасия рецептларны төрләндереп карарга була.

— Икмәккә көрпә, ферментланган солод, җитен, көнбагыш һәм кабак орлыклары өсти башладым, — дип сөйли ул. — Тәмле сөтле батон, дарчинлы толымнар, сарымсаклы-сырлы батоннар ясарга өйрәндем. Глютенсыз икмәк тә пешердем. Әлеге икмәкнең составы бик катлаулы булса да, бик файдалы.

Анастасия фикере буенча, өй икмәген кибетнеке белән чагыштырып булмый. «Хәзер без кибеткә ипигә йөрмибез», — ди ул.

Бәйрәм алдыннан Анастасия укучыларыбызны бер мәртәбә булса да үз куллары белән икмәк пешереп карарга өнди: «Бу бик тәмле һәм файдалы!»

Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде

Гаиләне берләштергән мавыгу

Анастасия Сандакованың гади генә мавыгуы гаилә традициясенә, ә традициясе яраткан эшенә әйләнә. 

Бөтендөнья Икмәк көнендә авыл хезмәтчәннәренә, пешекче һәм сатучыларга, гаиләсен яңа пешкән ипи белән сыйлаучы әниләр алдында баш иеп, армас-талмас куллары, авыр, ләкин мактаулы хезмәтләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә.

Алабуга районында биш бала әнисе өйдә ипи пешерергә өйрәнүе турында сөйләде
Анастасиядән иң гади һәм тәмле икмәк рецепты:

Ачыткы — 400 г, бодай оны — 380 г, арыш оны — 360 г, тоз — 20 г, су — 530 г. Тәменчә орлыклар һәм солод өстәргә мөмкин (бу күләмгә 10 г).

Барысын да кушарга, 1,5 сәгатькә калдырырга, тагын бер тапкыр болгатырга. Формаларга 1/2 күләмгә салырга. 3-4 сәгатьтән соң, камыр 2 тапкырга артырга тиеш. 250 градуста кыздырылган духовкада пешерергә. Аска сулы таба куярга кирәк. Шулай 15 минут пешерергә. 

Аннары икмәкне капларга һәм тагын 15 минут 220 градуста пешерергә. Ипине кайнар килеш киссәгез, ул пычакка ябышачак, шуңа күрә, сабыр итеп, суынганын көтегез.


Нет комментариев