ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тыл хезмәтчәне Любовь Киселеваны 99 яшьлек юбилее белән котладылар

Ветеран 40 елга якын Алабуга типографиясендә эшли. Монда ул Бөек Ватан сугышы елларында яшүсмер чагында ук килә.

Тыл хезмәтчәне Любовь Киселева Алабугада 99 еллыгын билгеләп үтте
Фото: АМР башлыгы матбугат хезмәте

22 августта Любовь Александровна Киселева 99 яшь тулуын билгеләп үтте. Любовь Александровна Алабугада туа. Ул — яшьлеге сугыш елларына туры килгән тыл хезмәтчәннәре буынына карый.

Җиде сыйныфны тәмамлагач, 1942 елда, 14 яшендә, Любовь Александровна Алабуга типографиясенә эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Ветеранның гомуми хезмәт стажы 37 ел тәшкил итә. Хәзер Любовь Александровна ялгызы гына яши. Аның янына балалары, оныклары, оныкчыклары даими килеп йөри.

Тыл хезмәтчәнен туган көне белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга районында социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колесникова котлады. Ул аңа чәчәкләр тапшырды һәм ныклы сәламәтлек теләде.


Нет комментариев