XVIII Спас ярминкәсе Алабугада яңа мәйданчыкта ачыла
ХӘБӘРЛӘР

XVIII Спас ярминкәсе Алабугада яңа мәйданчыкта ачыла

Бүген, 30 июльдә, Алабугада XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе эшли башлый.

Быел бәйрәм беренче тапкыр дүрт көн буена, 2 августка кадәр дәвам итәчәк.

Ярминкә Пролетар урамы, 1е адресы буенча урнашкан шәһәр ипподромы территориясендә яңа иркен мәйданчыкта оештырыла.

Беренче көнне сәүдә рәтләре 9:00 дән 19:00 гә кадәр ачык булачак. Кунакларны декоратив-гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре, профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышлары, балалар аттракционнары, ресторан ишегаллары һәм ваклап сату көтә.

XVIII Бөтенроссия Спас ярминкәсен ачу тантанасы 12:00 сәгатьтән 12:40 сәгатькә кадәр ипподромның төп сәхнәсендә узачак.

Шулай ук 9:00 дән 18:00 гә кадәр Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының музей-күргәзмә объектлары эшли. Ярминкә программасы Алабугада 2 августка кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев