ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Җәмигъ мәчете янында чәчәкләр һәм җимеш бакчасы үсә

Мәчет янында алмагач һәм груша агачларын аксакаллар утырткан, ә бүген төзекләндерүне яңа буын мәхәллә кешеләре дәвам итә.

Алабуганың Җәмигъ мәчете янындагы җиләк-җимеш һәм чәчәк бакчалары

Алабуга аксакаллары нигез салган бакча

Җәмигъ мәчете тирәсе матурлыгы белән сокландыра. Аның тыйнак һәм мәһабәт архитектурасы чәчәклекләр һәм зур җимеш бакчасы белән аеруча күркәм күренә. Алар бу урынга үзенә генә хас җылылык һәм матурлык өсти.

— Алмагачлар һәм грушалар монда мәчет төзелеше тәмамланганнан соң ук барлыкка килгән, — дип сөйләде Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. — Аларны Алабуга аксакаллары утырткан. Кызганыч, аларның күбесе хәзер безнең арада юк инде. Бу зур игелекле эшләре өчен аларга без бик рәхмәтле. Хәзер дә агачларны сакларга тырышабыз, алар җимеш бирсен, мәхәллә кешеләренә һәм барлык шәһәр халкына файда һәм шатлык китерсен. 

Бакча һәм аның янәшә-тирәсен мәхәллә кешеләре карап тора. Алар арасында иң активларның берсе — һәвәскәр бакчачы Али Әмиров. Али абзыйның төрле җимеш агачлары үсентеләре үстерә торган кечкенә питомнигы да бар.

— Али абый күңел кушуы буенча килә һәм ярдәм итә, — дип дәвам итте Хәлим хәзрәт. — Абыстайларыбыз — Тәнзилә Гатауллина һәм аның кызы Таңсы¬лу да зур эш башкара. Алар мәдрәсәдә белем ала һәм мәчеттә ремонт эшләре тәмамлангач, территорияне төзекләндерүдә булышырга теләк белдерделәр. Җирне казып, чәчәкләр утырттылар, барысын да матур итеп бизәделәр: кайбер урыннарга агач йомычкасы, кайбер урыннарга вак таш җәйделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: Аллаһ гүзәл һәм гүзәллекне ярата дигән. Шуңа күрә без дә тирә-ягыбызда матурлык булдырырга һәм аны сакларга тиеш.

Алабуганың Җәмигъ мәчете янындагы җиләк-җимеш һәм чәчәк бакчалары

Бакча җимешләрен шәһәр халкы белән бүлешәләр

Төзелеш эшләре әле дә бара, шуңа күрә территорияне төзекләндерү дә дәвам итәчәк. Биредә яңа агачлар утыртылачак, башка чәчәклекләр барлыкка киләчәк.

— Безнең мәхәллә кешеләренең хезмәт җимешләреннән башка алабугалылар да файдалана. Алар килеп, алма, груша, слива җыярга рөхсәт сорый. Бу дөрес тә, чөнки без игелекне үзебез өчен генә эшләмибез бит.

Алабуга җитәкчелеге һәм шәһәр халкы истәлекле урыннарны яшелләндерүгә зур игътибар бирә. Алабугалылар йортлары янәшәсендә петуния, астра, георгин һәм цинния, сирень һәм роза чәчәкләре үсеп утырган чәчәклекләр булдыра. Мондый бакчалар гадәти урамнарны да гөлбакча итә. Мәчет һәм собор янындагы чәчәклекләр — туган шәһәребез матурлыгы турында уртак кайгыртуның бер өлеше. Иң мөһиме — бу матурлыкны һәркем кадерләсен һәм аны булдыруга үз өлешен керткән кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт белән карасын иде.

Алабуганың Җәмигъ мәчете янындагы җиләк-җимеш һәм чәчәк бакчалары


Нет комментариев