Ярышлар 22 августта «Танайка» физкультура комплексында узды. Ул шәһәр һәм Танайка авыл җирлеге предприятиеләре, учреждениеләре вәкилләрен, ветераннарын берләштерде.

Россиянең Дәүләт флагы көнендә Алабугада өстәл теннисы буенча муниципаль район чемпионаты узды. Ярышлар «Танайка» физкультура-сәлаәмтләндерү комплексында оештырылды.
Җиңү өчен ЭПУ «Алабугагаз», «Татэнергосбыт», «Алабуга-Волокно», ИТ-лицей, Алабуга урманчылыгы командалары, шулай ук шәһәр ветераннары һәм Танайка авыл җирлеге вәкилләре көрәште. Турнирның мактаулы кунагы ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов булды.
Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны «Алабугагаз» командасы алды. Көмеш бүлкәне Алабуганың «Юность» спорт мәктәбе яулады, өченче урынны «Татэнергосбыт» алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды. Ветераннарга Алабуга ветераннар советы рәисеннән бүләк сертификатлары бирелде.
Нет комментариев