Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кондиционерларны дөрес куймаган өчен алабугалыларга штраф яный

Алабугада кондиционерларның тышкы блокларын 2025 елдан гамәлгә кергән төзекләндерү кагыйдәләренең яңа таләпләренә яраклаштыру буенча эш дәвам итә.

Бу яңалык биналарның архитектур күренешен саклауга һәм яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова аңлатуынча, беренчедән, кондиционер урнаштыру өчен милек хуҗаларының гомуми җыелышын үткәрергә кирәк: карарны йортта яшәүчеләрнең ким дигәндә 65 проценты хупларга тиеш. Шуннан соң Идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу таләп инде урнаштырылган кондиционерларга да кагыла. Һәр яңа кондиционер өчен аерым ризалык алу таләп ителми − бөтен йорт буенча җыелыш протоколын бер тапкыр рәсмиләштерү дә җитә.

Икенчедән, кондиционерларны урнаштыру билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш (фасадта урнаштыру концепциясе һәм җиһаз өчен кәрзиннең төсе). Бу мәсьәлә район башкарма комитетының Архитектура бүлегендә тикшерелә (Тынычлык проспекты, 12 нче йорт, 214 нче кабинет).

Хәзерге вакытта капиталь ремонт баручы йортларга аерым игътибар бирелә. Әгәр кондиционерлар кагыйдә бозып урнаштырылган булса, фасад яңартылганнан соң алар бинаның тышкы күренешен бозарга мөмкин. Шуңа күрә кондиционерларны тәртипкә китерү эше алдан алып барыла.

Әгәр милекче җиһазларын кагыйдәләргә яраклаштырудан баш тартса, идарәче компания бу мәгълүматны муниципаль контроль бүлегенә тапшыра. Кагыйдә бозучыларга 3,5 мең сумга кадәр штраф яный. Ел башыннан бирле муниципаль контроль бүлеге тарафыннан 100гә якын штраф билгеләнгән.

Билгеләп үтик, Алабуганың күпфатирлы йортларында барлыгы 3 129 кондиционер урнаштырылган. Бүген капремонт эшләре баручы һәм фасады яңартылучы йортларда 152 кондиционер исәпләнә, шуларның 69ы таләпләргә яраклаштырылган, ә 48е сүтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев