Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Казанда Хәтер һәм кайгы көненә багышланган искә алу чаралары узачак

Казанда 21 һәм 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган искә алу чаралары үтәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.

21 июньдә Җиңү паркында «Сугышның утлы картиналары» («Огненные картины войны») халыкара акциясе уздырылачак. Шәһәр халкы һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары кабызган 40 меңнән артык шәмнән совет офицеры, Брест крепостен саклау җитәкчеләренең берсе Пётр Михайлович Гавриловның портреты ясалачак. Татарстан өчен бу акция аерым мәгънәгә ия, чөнки Пётр Гаврилов Казан губернасында туып-үскән. Аның батырлыгы һәм ныклыгы дошманның беренче һөҗүмен үз өстенә алган Брест крепосте сакчыларының сыгылмас ихтыяр көче символына әверелде.

Шул ук көнне Казан югары уку йортлары студентлары режиссер Руслан Фәхретдиновның «Җәлил» дип аталган патриотик музыкаль-театрлаштырылган куелышын тәкъдим итәчәк. Спектакль Советлар Союзы Герое, фашист тоткынлыгында да рух ныклыгын җуймаган һәм дошманга каршы көрәшен дәвам иткән шагыйрь Муса Җәлилнең тормышына һәм батырлыгына багышлана.

22 июньдә искә алу чаралары төнге сәгать 2.00дә «Хәтер шәме» («Свеча памяти») акциясе белән башланып китәчәк. Яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы Горький исемендәге парктагы Билгесез солдат һәйкәленнән алып Җиңү паркына кадәр тантаналы рәвештә җәяүләп барачак. Катнашучылар шәм куелган лампалар алып барачак, алар акция тәмамлангач, Ватанны саклаучыларның батырлыгын мәңгелеккә истә калдыру билгесе буларак, Мәңгелек утка куелачак.

Иртәнге сәгать 10:00дә Җиңү паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалында хакимият органнары, ветераннар оешмалары вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашында тантаналы рәвештә чәчәкләр салу тантанасы узачак.

«1941 елның 22 июнендәге вакыйгалар турындагы хәтерне саклау — бу үткәнгә мөрәҗәгать итүдән тыш, киләчәк алдындагы җаваплылык һәм дөньяның никадәр нәзек булуын искә төшерү дә. Бу дата төрле буын һәм милләт кешеләрен берләштерә, тарихи дөреслекне сакларга ярдәм итә. Безнең бурычыбыз — әлеге вакыйгаларны хәтердә тоту, алар турында балаларга һәм яшьләргә, шул исәптән мондый искә алу акцияләре аша да сөйләү», — дип билгеләп үтте Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев