Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Беляев Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде

Зыян күрүчеләрнең өчесе — пенсия яшендәге кешеләр.

Түбән Камага пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргәннәрнең барысы да тотрыклы хәлдә, аларның тормышына куркыныч янамый. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, иң җитди зыян Чабья (Чабьинская) урамындагы торак йортка килгән. Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә дүрт кеше китерелгән.

Зыян күрүчеләрнең өчесе — пенсия яшендәге кешеләр. Кичергән стресс аларның сәламәтлегенә йогынты ясаган, кан басымы белән проблемалар тудырган һәм хроник авыруларның көчәюенә китергән. Тагын бер зыян күрүче — шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек ир-ат яңагына кыйпылчык ярасы алган һәм аңа операция ясалган.

«Бүгенге көндә барлык зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы, аларның тормышына куркыныч янамый. Гомумән билгеләп үтәм, беркемнең дә һәлак булмавы — бер могҗиза. Бу иң мөһиме. Йортны без торгызачакбыз», — диде Беляев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев