Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Әти баштан сыйпады да: «Сау бул, улым», – дип китеп барды...»

Зирәк Хәсән кызы Садыйкова (12.06.1938-16.04.2021) — Алабуга шәһәре һәм районында хезмәт юлын вакытлы матбугатка багышлаган танылган шәхесләрнең берсе. Миндә аның каралама кулъязмалары сакланган. Кызы Зөбәрҗәт Садыйкова рөхсәте белән мин сезгә шул истәлекләрнең икенчесен тәкъдим итәм.

Туган авылыма еш кайтам. Бер кайтуым Бөек Җиңү бәйрәменә хәзерлек көннәренә туры килде. Бергә укыган классташларым белән очраштык.

Балалык, үсмер еллар, үксез-әтисез үскән мәктәп еллары, бик тә әтиле буласы килгән мизгелләр турында гапләштек. Авыл мәктәбендә бер партада утырып белем алган Мәгълүмә, аның апасы Миңниса, абыйсы Шакир Шәкүровлар (барысының да урыннары оҗмахта булсын) һәм Шакир хатыны Фатих солдат кызы чибәр Сәлимә белән әңгәмә кордык. Маңгайларга язган язмышларны сыпырып ташлап булмый тир белән. Әйе шул, аларның әтиләре Шәкүр агай да заманында язмышына буйсынып зимагур булып Донбасс шахталарына барып чыккан, бәхет эзләп забойларга төшкән булса, аның ул-кызлары да Пермь якларында шахта кистеләр. Язмыш сынавымы соң бу? Әллә... Туган ягын сагыну-юксыну хисләре аны кабат авылына тарткан. Гата абзыйлар нәселен дәвам иттерүче баһадир гәүдәле, киң бәдәнле Шәкүр ага ул заманнарда гел генә дә Сабан туйларда мәйдан тоткан ир-егетләрнең берсе булган. Авыл күрке булган егетләр күп булган ямьле Дөм-Дөмдә. Тора-бара һәрберсе гаиләле, йорт-җирле, хезмәтнең тәмен белеп яши башлаганда... сугыш. Безнең авылдан гына 200дән артык ир-егетләр Бөек Ватан сугышына киткәннәр.

Шулар арасында Дөм-Дөм авылыннан киткән ике йөздән артык каһарманнарның берсе — туган ягын өзелеп сагынучы шахтёр, балта остасы, колхозчы, дүрт бала атасы, Сабантуй мәйданы тотучы батыр, рядовой солдат, хәбәрсез югалган каһарман Шәкүр агай, аның гаиләсе, балалары һәм хәзер инде оныклары язмышы аеруча гыйбрәтле.

Шакир Шәкүр улы Шәкүров (10.08.1933-21.06.2015), шахтёр, балта остасы минем сорауларыма җавап бирә-бирә истәлекләрен барлый:

— Минниса — 1935, Мәгълүмә — 1938 елгы. Ферма өендә яшәгәнебезне хәтерлим. 1941 елда тордык, сугыш вакытында. Сугыш алдыннан яңа йорт салып чыккан идек. Мичен чыгарырга өлгермәгән иде шул әтием. Шул җәйдә генә өйдә тордык, подтопка гына чыгарган идек. Менә шул өй хәтеремдә, зур өй, бернәрсә юк эчендә. Морҗасыз торып булмый бит инде, кышка ферма өенә күчтек. Әле дә хәтеремдә: әтиләрне сугышка озатырга дип, әниләргә өчәр кило он бирделәр. Шишара пешерергә. Шуны пешереп озаттык инде газиз әтиемне. Сугышка безнең әтиләр беренче киттеләр. Хәтерем ялгышмаса, авылдан 6 кеше чыгып киттеләр шикелле. Аларны, басу капкасын чыкканчы, төбәккә кадәр озата бардык. Ул чагында 7-8 яшь иде бит инде миңа, — ди Шакир. — Әти, борылып, баштан сыйпады да, күңеле тулганын күрсәтергә теләмичә, алга карап: «Ярар, сау бул инде, улым», — дип китеп барды. Без әни белән калдык инде елашып. Шул китүдән кайтмады... Ат белән Алабугага киттеләр инде.

— Шулай итеп Зифәттәй 3 бала белән торып калдымы?

— Дүртәү идек без, беребез үлде инде. Ферма өендә суык. Бикәттәй бар иде бит әле дуңгыз караучы. Теге баланы әнәй (бездә әнине шулай атыйлар) киткәч суык су белән юган да, бозлы тәрәзә төбенә утыртып куйган. Шунда үпкәсенә салкын тиеп, 1941 елда үлде.

— Ул чагында пневмонияне дәвалау ысуллары булмагандыр инде?

— Әйе. Ферма өендә ике гаилә тордык. Кәмәрияттәй кызы белән. Безнең белән ферма өендә яшь бозаулар да асралды. Без — ике гаилә, бозаулар. Анда бер бочкада дуңгызларга бәрәңге пешерәләр иде, җаен китереп, ул бәрәңгене без дә эләктерә идек. Мин ул чагында дәү идем бит инде, укырга кергән идем, аны ташладым, бармадым. 1941 елны сугыш вакытында Казаннан Исмәгыйль абзыйлар эвакуацияләнгән текстиль фабрикасын ташыйлар, ат белән барып, кунып, иртәгесен алып кайталар иде. Юлда тагын кунганнардыр инде алар. Аннан Алабугага алып китәләр иде. Аларга булышып, ат туардым да, атны дубырга куарга кушалар иде. Капкаларны Нигъмәтҗаннар ачып куйганнар. Бавы чалмасын дип, атларны куып чыгардым Хәбибрахман абзыйлардан. Шунда чыгыйм дип йөгереп керә идем, ат мине тибеп җибәрде, мин тәгәрәп киттем. Шахта эзе түгел ул, ат типте. Ул вакытта Бибинур җиңгиләр эвакуацияләнеп кайтканнар иде, Розалар. Алар мине күргәннәр дә, җыелышып чыгып алып керделәр. Авылда марлялар, мазьлар юк, ә аларның бар иде: йодасы да, марлясы да. Шуннан бәйләгәч, фермадагы өйгә кайтып киттем.

Нишләдең дә, нишләдең диләр апалар. Сугышта булдым дип торган булам. Сугыштан кайттым яраланып дим. Шулай итеп, әни фермада сыер да сава, үзе бозаулар да карый, аннан соң атлар да бар иде әле анда. Кышын, малларны сугару өчен дип, коедан су алганда бахырларның кое төбендә чабаталары ябышып кала иде. Шул хәлдә чиләк белән ничә баш сыерны сугарып кара әле! Дежурный шул коедан су алып улакка салып тора. Ул кое авызын мин хәзер дә хәтерлим. Су ала-ала аның авызы көн ахырына кечерәеп кала, хәтта чиләк тә сыймый иде. Башта бер генә кое иде, аннан тагын казыдылар. Шунда торганда кирпечне үзебез сугып, әнәй дә суга, мин дә сугам, лапаста чокыр казып, кирпеч әзерләдек. Менә шунда ята торган иде сеңлем Мәгълүмә.

Әниләр җәй көне урманда сыер саудылар. Сыерларны урманда савып бетергәнче сеңлемне юрганга төреп алып барып-кайтып йөрде әнәй. Ат җигеп иртүк менеп җитәрләр иде. Тагын кичкә менәрләр иде, үзләре кардалар ясарга дип, куак кисеп читән үрәләр иде. Анда да сыерларны үзләре суардылар, тагараклар бар иде. Болында да шулай көз җиттеме сыер савып кайталар кич белән, аннары басуга көлтә җыярга чыгып китәләр иде әле. Әле әнәйне бер «күп белгән өчен» эштән дә чыгарып тордылар. Кем ярата андыйны? Ул чирле дигән булып, чир тапкан булып сыер саварга ярамый, имеш. Озак тормады әнәй, тагын шул «рәхәт» эшенә алынды. Безнең әнәй 15 сыер карый иде. 15 бозау ала торган иде. Бер бозау да үлмәде. Шуңа ел саен премия итеп бер бозау бирделәр, эшләмәгән түгел, эшләгән ул!

— Хәзер шулай эшлиләрме соң?

— Һәй, юк, туганай. Хәзер 100 сыердан 60 бозау да алмыйлар. Әни чиләк белән сөтне двор эченә ташый иде. Шул вакытта егылгач, кабыргасы сынгандыр инде, врачка бару юк. Фермага эшкә үзем алындым, — дип әңгәмәне дәвам итте Шакир. — Җәйләр буе әнәй шул егылудан, чәнчеп, чирләп ятты. Менә шуннан мин кереп калдым инде фермага, 7 классны бетергәч. Терелгәч, өч ел әнәй каравылда торды. Командир булган ул безнең әнәй. Үзе дә шулай дип әйтә иде. Аңа гел әти кеше генә буласы калган, ирләр кебек атка атланып, сызгырып, хатын-кызларны өркетеп, куркытып, мәзәк ясап йөри иде. Шүрнәк башыннан атка атланып чабып кайта иде. Берсендә йөгерешкә барды, алдан узып кайтты да, бүләк итеп кызыл башлы ике сөлге бирделәр Сабан туенда. Гел катнаша иде. Безнең әтәй дә йөгерешче иде бит, гел иң алдан килә торган иде. «Комаякка чыгып, качып бозаулаган сыерларның бозауларын йөзеп чыгып алып кайта торган иде», — ди әнәй. Хәзер әнәй исән булса, әллә ниләр сөйләр иде. Бик сагынабыз, бик юксынабыз әниебезне.

Шәкүровлар гаиләсендә гап-гади сыер савучы, ат караучы, гомумән, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Шәкүр абзыйның яхшы истәлеге, аның газиз балаларын тәрбияләп үстерү хакына бер эштән дә тайчанмаган, кулыннан килгәнчә эшләвен белгән Зифаттәй (25.08.1907-30.05.1994) кебекләр безнең авылда бармак белән генә санап бетермәле түгел. Алар күбәү. Күбәү — шунысы сөендерә.

Шахтер Шәкүр абзый, сугышчы Шәкүр абзый — Сабантуй батыры, шәһит киткән каһарман солдат. Аның улы Шакир — шахтёр, балта остасы, авылда ул төзегән, ямь өстенә ямь өстәп торучы йортлар бихисап. Шакирнең өч улы — Рамиль, Айдар (19.02.1964-25.02.2017), Айрат Шәкүровлар һәм каһарман Шәкүр солдатның кызлары Миңниса, Мәгълүмәләр гаиләсендә туган Альберт (урыны оҗмахта булсын), Ләлә, Гөлүсә (хәзер инде аларның балалары да үсеп җиттеләр) төпле белем алып, туган илебез бәхете хакына төрле тармакларда фидакарь хезмәт куйдылар һәм бүген дә куялар. Хезмәт — аларның шөгыле. Шәкүр улы Шакирнең инде бүген горурланырлык дәвамчылары — оныклары бар. Хезмәт һәркемне күркәм итә.

Рәсимә Сибәгатуллина
Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев