Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың музыкаль проектлары «Күрше» конкурсының иң яхшы 40 проект исемлегенә керде

Алабугада җәй җырлы-моңлы һәм җанлы булырга вәгъдә итә.

Безнең шәһәрдән ике проект Республика буенча иң яхшы 40 проект исемлегенә керде, димәк — бик тиздән паркларда һәм скверларда чын музыкаль марафон башланып китәчәк.

Быел гаризалар саны буенча рекорд куйган «Күрше» халык конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстан буенча 1058 катнашучы арасыннан экспертлар советы бары тик 40 инициативаны гына сайлап алды — һәм алар арасында ике Алабуга проекты да бар.

«Барс» яшьләр үзәге директоры урынбасары Анастасия Саксонова конкурска үз исеменнән «Музыкальная лаборатория. Елабуга. МузВолна» проекты белән гариза тапшырган. Шул ук вакытта «Барс» яшьләр үзәге үзе әлеге башлангычның төп стратегик партнеры булачак — үзәк планлаштырылган барлык чараларны тормышка ашыру өчен үз мәйданчыкларын һәм ресурсларын бирәчәк. Әлеге проект 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яңа башлап җибәрүче артистлар, вокалчылар һәм рок-төркемнәр өчен мәйданчык булып тора. Катнашу өчен гаризаны теләгән һәркем бирә ала — бернинди чикләүләр дә юк. Катнашучыларны кызыклы кастинг, белем бирү интенсивы һәм ачык һавада финал фестивале көтә. Төп максат — 50 талантны ачыклау, ә иң яхшы ун кеше «Звуки Елабуги» шәһәр альбом-җыентыгына керәчәк трекларны профессиональ дәрәҗәдә яздыру мөмкинлеге алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2026 елның 6 июленә кадәр kdm34723@mail.ru электрон почта аша кабул ителә.

Икенче җиңүче — «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән «Күршефест. Музыкаль Алабуга» проекты. Проект командасы шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен иң төрле музыкаль жанрлар өчен сәхнәгә әйләндерәчәк. Башлангыч тантаналы булачак: 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Спас соборы каршындагы скверда Алабугада яшәүче опера җырчысы Надежда Игнатьева катнашында опера музыкасы концерты узачак. Аннары эстафетага «Урам артисты» фестивалендә яшь талантлар кушылачак — биредә музыкантлар һәм вокалчылар гына түгел, ә биючеләр, хореографлар, актерлар, рәссамнар һәм нәфис сүз осталары да үзләрен күрсәтә алачак. Әлеге чаралар сериясен «Чебурашка» паркында шәһәр хореографларыннан тематик кичәләр һәм мастер-класслар белән үтәчәк «Җәйге кәеф» яшьләр дискотекасы тәмамлаячак.

Ике проект та җирле музыкантларга ярдәм итүгә, тату күршелекне үстерүгә һәм Алабуганы ачык һәм җанлы мәдәни мохитле шәһәргә әйләндерүгә юнәлдерелгән. Оештыручыларның «ВКонтакте» дагы рәсми төркемнәрендә яңалыкларны күзәтеп барырга һәм катнашу өчен гариза тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев