Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Азин урамында торак йорт янган

Янгын мәйданы 228 кв. метр тәшкил иткән.

Чәршәмбе, 17 июньдә, Алабуганың Азин урамында янгын чыккан. Вакыйга турында 75 нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Евгений Шумилов сөйләде.

Янгын турындагы хәбәр кичке 17:53тә кабул ителә. Вакыйга урынына 75 нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре килеп җитә.

Алар килеп җиткәндә, бер катлы бүрәнә йорт һәм гаражны ялкын чорнап алган була. Коткаручыларны хуҗа һәм күршеләре каршы ала. Алар эчтә кешеләр юклыгын хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр утның күрше бинага күчүенә юл куймый.

Янгын нәтиҗәсендә торак йортның түбәсе, түшәм япмалары һәм эчке өлеше, шулай ук әйберләр һәм җиһазлар янган. Янгынның гомуми мәйданы 228 кв. метр тәшкил иткән. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 22 кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителгән (РСЧС). Шул исәптән МЧСтан 15 кеше һәм 6 берәмлек техника эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев