Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Пир в мир» фестивалендә пицца пешерәчәкләр

Кунакларны концерт, мастер-класслар, викторина, балалар программасы һәм шеф-повар белән бергә пицца пешерү көтә.

Алабугалыларны «Пир в мир» гастрономия фестиваленә чакыралар. Бәйрәм шимбә көнне, 20 июньдә, Ленин мәйданында узачак. Башлана — 17:00дә.

Чарада катнашучылар шәһәр пиццерияләренең берсенең шеф-повары белән бергә чын пицца пешерә алачак. Кунаклар кулинария серләре белән таныша һәм әзерләнгән ризыкны авыз итә алачак.

Фестиваль программасында шулай ук шәһәр һәм район артистлары катнашында концерт, алып баручы Григорий Галкин тамашасы, ике кешелек кичке ашка сертификат уйнатылучы викторина, мастер-класслар һәм балалар өчен күңел ачу чаралары планлаштырылган.

Шулай ук Ленин мәйданында азык-төлек һәм сувенирлар белән сәүдә нокталары эшли. Фестивальнең махсус кунагы — Алабуга шәһәр советы депутаты Аделя Абдуллина.

Оештыручылар шәһәр халкын һәм кунакларны җәйге бәйрәм, музыка һәм тәмле ризык атмосферасында кичне күңелле үткәрергә чакыра.

0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев