Алабугада машинаны газонга куйган өчен 3500 сумга кадәр штраф яный
Алабугада көн саен газоннарда һәм яшелләндерелгән территорияләрдә машина калдыру белән бәйле кагыйдә бозулар теркәлә. Муниципаль контроль хезмәте атнасына ким дигәндә 30 шундый очракны ачыклый.

Алабуга районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге җитәкчесе Жанна Сармакова сүзләренчә, шоферлар үзләренең бу гамәлләрен еш кына машина кую урыннары җитмәве белән аңлата. Шулай ук алар газонның инде тапталып бетеп, анда үләннең үсмәвенә сылтыйлар. Әмма бу сәбәпләр җаваплылыктан азат итми.
— Әгәр территория бордюр белән әйләндереп алынган яисә юл өлеше һәм җәяүлеләр тротуары белән чиктәш булып тора икән, ул төзекләндерү элементларына керә, димәк, анда машина куярга ярамый. Газон тапталган булса да, бу анда автомобиль калдырырга ярый дигәнне аңлатмый, — дип аңлатты Жанна Сармакова.
Кагыйдә бозуларны берничә ысул белән ачыклыйлар. Аларны муниципаль контроль бүлеге хезмәткәрләре теркәп бара, шулай ук «Халык контроле» («Народный контроль») системасы аша җирле халыктан да мөрәҗәгатьләр керә. Моннан тыш, дөрес куелмаган машина фактлары «Имин шәһәр» системасы ярдәмендә дә ачыклана.
Жанна Сармакова билгеләп үткәнчә, мондый очраклар көн саен теркәлә. Аеруча күпфатирлы йортларның ишегалларында мондый хокук бозулар еш очрый.
Газоннарга машина куйган өчен административ җаваплылык каралган. Штраф күләме 1000 сумнан 3500 сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Кагыйдә бозу теркәлгәннән соң, автомобиль хуҗасына муниципаль контроль бүлегенә аңлатма бирү өчен килергә дигән хәбәрнамә юллана. Шуннан соң протокол төзелә, ә материалларны административ комиссия карый. Хәлгә карап, кагыйдә бозучыга кисәтү ясалырга яисә штраф билгеләнергә мөмкин.
Алабуга халкына автомобильләрен газоннарда һәм яшелләндерелгән территорияләрдә калдырмаска киңәш ителә. Мондый тәртип бозулар ишегалларының тышкы күренешен боза һәм шәһәрне төзекләндерү эшенә комачаулый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев