Алабугада КВДның көндезге стационары ябылу сәбәпләрен аңлаттылар
Баш табиб җавап бирде
Районның «Алабуга нуры» газетасы редакциясенә пенсионер мөрәҗәгать итте. Ул туган шәһәрендә дерматовенерология ярдәме алуда җитди проблема белән очрашкан.
Укучының соравы:
«Хөрмәтле Александр Борисович!
Гомеремдә беренче тапкыр тире чире белән очраштым. Ярдәм сорап Алабуга үзәк район хастаханәсенә дерматологка мөрәҗәгать иттем. Берничә ай «дәваланганнан» һәм дарулар кабул иткәннән соң, Чаллыга түләүле белгечкә барырга туры килде. Ул тиренең зарарлану дәрәҗәсенә карап, миңа хәзер стационар, һичьюгы уколлар һәм капельницалар өчен килеп йөри торган көндезге стационар кирәклеген әйтте.Баксаң, Алабуга үзәк район хастаханәсендә нишләптер КВДның көндезге стационарын япканнар икән. Минемчә, бу бүлеккә ихтыяҗ зур иде, бигрәк тә район халкы арта барган чорда. Яхшы әле, безнең табиблар миңа Чаллы КВДсына юллама бирделәр. Пенсионер башым белән мине ниһаять дәваланырга салсыннар өчен көн буе кабинеттан кабинетка, каттан катка ничек йөгергәнемне җентекләп язып тормыйм. Мин анда 21 көн үткәрдем, ә югыйсә Алабугадагы көндезге стационарга гына йөреп, өйдә куна ала идем. Шуны да әйтергә керек, Чаллыда да Алабугадан килгән пациентларны кочак җәеп каршы алмыйлар. Ә пациентлар бар — нәкъ мин больницага яткан көнне дәваланырга тагын берничә алабугалы керде.
Яңа баш табибка тәкъдим белән мөрәҗәгать итәсе килә — бүлекләрне япмаска, ә киресенчә, киңәйтергә һәм яңаларын ачарга кирәк, аерым алганда, КВДның көндезге стационары бик кирәк».
«Алабуга Үзәк район хастаханәсе»нең баш табибы Александр Борисович Попов җавап бирә:
«Бу мөрәҗәгать буенча түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
«Алабуга Үзәк район хастаханәсе» медицина эшчәнлеген гамәлдәге законнарга, шул исәптән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 елның 24 сентябрендәге 582н санлы боерыгы белән расланган «дерматовенерология» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтүнең яңа тәртибенә яраклаштыру буенча планлы эш алып барды.
Бу эш барышында ТР буенча «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» нең Алабуга филиалы белгечләре Пролетар урамы, 36 нчы йорт адресы буенча урнашкан өлкәннәр поликлиникасының 6 нчы катындагы биналарга санитар-эпидемиологик тикшерү үткәрделәр (2026 елның 3 мартындагы акт).
Тикшерү нәтиҗәләре буенча нәрсә ачыкланды?
Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыгы нигезендә, «дерматовенерология» профиле буенча көндезге стационар тире-венерология диспансеры (махсус үзәк) структурасында гына булдырыла. Аның эшләве өчен түбәндәгеләр таләп ителә: табиб-дерматовенерологларның аерым штаты; медицина туташлары, процедура медсестрасы, санитаркалар; стационар каршында тәүлек буе торучы пост.
Кызганычка, «Алабуга Үзәк район хастаханәсе» медицина ярдәменең башка юнәлешләренә зыян китермичә, дерматовенерология буенча аерым көндезге стационарны тулыландыру өчен җитәрлек сандагы профильле хезмәткәрләргә ия түгел.
Эпидемиологик куркыныч тудырмаучы пациентлар өчен дерматовенерология ярдәме «Алабуга Үзәк район хастаханәсе» нең терапия бүлеге базасында, көндезге стационар койкаларында тормышка ашырыла ала — моның өчен дәвалаучы табибның юлламасы булу һәм санитар-эпидемиологик режимны саклау шарт.
Өлкәннәрне табиб-дерматовенеролог И. А. Шувалов Пролетар урамы, 36 нчы йорт адресы буенча урнашкан поликлиникада кабул итә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев