Алабугада коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре шәһәр территорияләрендәге вак-төяк җитешсезлекләрне төзәтүне дәвам итә.
Кайвакыт аерым участокларда җир өслеге утырганнан соң (усадка) арматура калкып чыгарга мөмкин. Мондый элементлар җәяүлеләр өчен уңайсызлыклар тудыра, шуңа күрә белгечләр әлеге урыннарда оператив рәвештә эш алып бара.
Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, әлеге участокны шәһәр халкы өчен куркынычсызрак һәм уңайлырак итү максатыннан, калкып чыккан металл чыбыкларны кисеп алалар.
Нет комментариев