Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 15 июньнән 4/1 микрорайонында кайнар су бирү туктатылды

Сәбәбе — магистраль челтәрдәге авария.

Алабугада халыкның бер өлеше вакытлыча кайнар сусыз калды. Бу хакта «Алабуга ПТС»ында хәбәр иттеләр.

Предприятие мәгълүматына караганда, 15 июньдә иртәнге 8:30дан башлап авария аркасында 4/1 микрорайонында кайнар су бирү туктатылды. Зыян күргән урынны төзәткәннән соң, кайнар су бирүне торгызырга планлаштыралар.

Моннан тыш, кулланучыларның бер өлеше өчен, челтәрләрне басым астында тикшергәннән (опрессовка) соң ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, кайнар суны өзеп тору вакытын озайттылар. Әлеге чикләү 2026 елның 19 июненә кадәр гамәлдә булачак. Түбәндәге адреслар буенча кулланучыларда кайнар су вакытлыча юк: 4/5 микрорайоны, Мәрҗани урамы, 20, Пролетар урамы, 12 һәм 20, Тынычлык проспекты, 47/16 (икенче кертү юлы).

Кайнар су бирүне кичектерүнең сәбәбе — басым астында тикшерү барышында килеп чыккан аварияләрне бетерү буенча ремонт эшләрен башкару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев