Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерәләр

Ел башыннан бирле бу мөмкинлек белән 583 кеше файдаланган.

Алабуга районында өлкән буын кешеләрен медицина хезмәте ярдәме белән тәэмин итүне арттыру буенча эшләр дәвам итә. Авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен медицина оешмаларына барып җитү мөмкинлеге оештырылган.

Бу чара «Гаилә» илкүләм проектына керүче «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Әлеге хезмәт Алабуга районының авыл җирлекләре территориясендә яшәүче һәм пропискасы булган 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ватандашлар өчен күздә тотыла.

Шул рәвешле, авыл халкы медицина учреждениеләрендә диспансеризация, вакцинация узу, профилактик тикшеренүләр һәм скрининг тикшеренүләре узу мөмкинлегенә ия була.

Авыл кешеләрен поликлинкага федераль бюджет средстволары исәбенә сатып алынган махсус автотранспортта китерәләр. Проект өлкән яшьтәге кешеләрнең, хәтта хастаханәдән яки поликлиникадан ерак яшәсәләр дә, медицина ярдәмен вакытында ала алуларына юнәлтелгән.

Ел башыннан бирле медицина оешмаларына бару хезмәтеннән авыл җирлегендә яшәүче 583 кеше файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев