Алабуга районында «Минем әтием — Герой» фестивале узды
МХО катнашучыларының балалары әтиләренең портретларын ясады.
Алабуга районында «Минем әтием — Герой» фестивале кысаларында чара үтте. Иҗади мастер-класс И. И. Шишкин исемендәге 1 нче Балалар сәнгать мәктәбендә узды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары катнашты.
Сәнгать мәктәпләре укытучылары җитәкчелегендә балалар үз әтиләренең портретларын ясадылар. Рәсемнәр аша алар әтиләренә булган мәхәббәтләрен, рәхмәтләрен һәм горурлыкларын белдерә алды.
«Минем әтием — Герой» фестивале бөтен республика буенча уздырыла. Аны үткәрүне Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон тәкъдим итте. Проектның төп катнашучылары — иҗат аша үзләренең якыннары турында сөйләүче сугышчыларның балалары һәм туганнары.
Мастер-класста катнаша алмаганнар портретны өйдә, бөтен гаиләсе белән ясый ала. Эшне А3 форматында башкарырга һәм 20 июньгә кадәр алып килергә кирәк.
Портретларны «Алабуга муниципаль районы Мәгариф идарәсе» нә (МКУ «Управление образования ЕМР») түбәндәге адрес буенча кабул итәләр: Нефтьчеләр урамы, 175 нче йорт. Кабул итү вакыты — 8:00дән 17:00гә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев