Алабуга районында быел 114 кеше талпан кадалганнан соң табибларга мөрәҗәгать иткән
Татарстан Роспотребнадзоры талпан инфекцияләренә атналык мониторингны дәвам итә.
Татарстанда сезон башланганнан бирле талпан кадалганнан соң медицина оешмаларына 3249 кеше, шул исәптән 707 бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.
Республикада быел беренче талпан кадалу очрагы 25 мартта теркәлгән. Чагыштыру өчен, 2025 елда беренче очрак 26 мартта теркәлгән иде.
Ведомствоның июнь башындагы мәгълүматларына караганда, Алабуга районында талпан кадалганнан соң 114 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Иң күп очраклар Казанда — 986, Чаллыда — 319, Әлмәт районында — 259, Түбән Кама районында — 196, Бөгелмә районында — 168, Яшел Үзән районында — 124 билгеләп үтелгән.
Шулай ук Татарстанда иксод талпан боррелиозының (Лайм чире) 3 очрагы һәм читтән кайткан талпан вируслы энцефалитының 2 очрагы ачыкланган. Бу очракларда талпаннар Чиләбе өлкәсендә һәм Новосибирск шәһәрендә ял иткән вакытта кадалган.
Республикада паркларны, скверларны һәм халык күпләп ял итә торган урыннарны талпаннарга каршы эшкәртү дәвам итә. Барлыгы 3100 гектар мәйданны, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары территориясендәге 605 гектарны эшкәртү планлаштырылган. Гыйнвардан бирле 3089 гектар мәйдан эшкәртелгән инде.
Талпан энцефалитына каршы 12 317 кеше прививка ясаткан, бу планның 96 процентын тәшкил итә.
Роспотребнадзорда искә төшерәләр: һәр талпан да инфекцияле түгел, әмма чир йоктыру куркынычы саклана. Талпан кадалган очракта аны саклык белән чыгарырга һәм лабораториягә тикшеренүгә тапшырырга кирәк. Нәтиҗәләрне алгач, табиб ашыгыч профилактика кирәклеге һәм алга таба күзәтү турында карар кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев