Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга 19нчы тапкыр Петербург янында Сабантуй оештырды

13 июнь көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Алабуга районы Ленинград өлкәсенең Энколово авылында 19нчы тапкыр Сабантуйны оештыручыларның берсе булды.

Традицион татар милли бәйрәме янә дистәләгән мең кунакны җыйды һәм төньяк башкаланың мәдәни тормышында якты вакыйгага әверелде.

Татарстан Рәисе исеменнән Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан һәм Башкортостан республикалары хакимият органнары вәкилләре булды.

Зур бәйрәм мәйданында татар һәм башкорт авыллары күренеше тәкъдим ителде, бирегә килүчеләр өчен милли колорит атмосферасы тудырылган иде: кунаклар ике төбәкнең гореф-гадәтләре, көндәлек тормышы, һөнәрчелек кәсепләре һәм милли ризыклары белән таныша алдылар.

Алабуга делегациясе гадәттәгечә бәйрәмнең иң бай һәм күп кеше йөри торган мәйданчыкларының берсен әзерләде. Мастер-класслар, халык һөнәрләре күргәзмәләре, милли уеннар һәм татар чәе, иван-чәй, чәкчәк һәм яңа пешкән коймаклар белән гастрономия зоналары аеруча популяр булды.

«Без һәрвакыт оештыру эшләренә бик җитди карыйбыз, күп төрле күңел ачу чаралары әзерлибез. Барлык килүчеләр дә зур кызыксыну белән барлык чараларда катнаша, аларга барысы да ошый», − дип сөйләде АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Мерзон.

Катнашучылар сүзләренчә, кунакларны традицион уеннар һәм ярышлар аеруча кызыксындырган. Шулай итеп, Алабуга ишегалдында милли уеннарда Олимпия чемпионы һәм Дәүләт Думасы депутаты Светлана Журова үз көчен сынап карады.

Кунаклар өчен ун чиләк коймак камыры әзерләнгән булган, ләкин шулай итеп тә барык теләүчеләргә дә коймак җитәрлек булмады, диләр оештыручылар.

Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә Алабуга районыннан барлыгы йөзгә якын кеше катнашты. Алар — артистлар, спортчылар, студентлар, сәүдә, предприятие һәм учреждение вәкилләре.

Быел Энколово сабантуенда барлыгы 60 меңнән артык кеше булган. Уңай һава торышы, бай программа һәм оештыручыларның кунакчыллыгы бәйрәмне чын мәгънәсендә якты һәм истә калырлык итте.

«Кем өчендер бу бәйрәм генә, ә безнең өчен — зур уртак эшнең бер өлеше булу хисе. Бөтен район шундый масштаблы чара оештыру өчен берләште, бу безнең бердәмлекне һәм дуслыкны дәлилли», — дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев