Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Адымнар-Алабуга» укучысы профильле математикадан 100 балл җыйды

Алабуга районында БДИ буенча максималь нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары саны артты.

Яңа казаныш турында Алабуга районы башлыгы үзенең Max-каналында хәбәр итте. Ул «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексының 11Б сыйныфы укучысы Полина Белоклокованы профильле математикадан Бердәм дәүләт имтиханында яхшы нәтиҗә күрсәтүе белән котлады.

Чыгарылыш сыйныф укучысы 100 балл җыйган.

Район башлыгы Полинага алга таба да уңышлар теләде.

Элегрәк без Алабуга районында берничә чыгарылыш сыйныф укучысының БДИ буенча буенча максималь нәтиҗәгә ирешүе турында язган идек.

БДИ буенча 100 балл җыйдылар:

— Радион Шамсиев — химиядән;
— Султан Азизов — әдәбияттан;
— Екатерина Трошина — әдәбияттан.

Хәзер йөз баллы укучылар санына профильле математикадан иң югары нәтиҗә күрсәткән Полина Белоклокова да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев