Алабуга районында «Туристлык сувениры» конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Конкурс 11 номинация буенча уздырыла.
«Сәүдәгәрләр шәһәрчеге» оешмасы «Туристлык сувениры — 2026» муниципаль конкурсын уздыру турында игълан итте. Катнашуга яшь буенча чикләүләрсез теләгән барлык осталар һәм җитештерүчеләр чакырыла.
Туристлык сувениры — турист үзенең сәяхәте вакытында истәлеккә сатып ала торган һәм аңарда җирле истәлекле урыннар һәм турпродуктлар (вакыйгалар, маршрутлар, экскурсияләр) белән ассоциацияләр уята торган әйбер.
Гаризалар visit.elabuga@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Катнашу бушлай.
Конкурс, этнографик сувенир, гастрономик брендлар (азык-төлек һәм эчемлекләр), шәһәр, музей сувениры, вакыйгалар, уенчык, шулай ук продукция линейкасы һәм кибетләрне дә кертеп, 11 номинация буенча үткәрелә.
Шунысы мөһим: муниципаль этапта җиңүчеләр автомат рәвештә «Туристлык сувениры» Бөтенроссия конкурсының Идел буе федераль округы финалына юллама алачак, ул 2026 елның сентябрендә Ульяновскида үткәрелә.
Тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсендә танышырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев