Мәдәният сарае янында эскәмияләр һәм урналар куйдылар
КӨН ТЕМАСЫ

Мәдәният сарае янында эскәмияләр һәм урналар куйдылар

Шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйдан Алабуга халкының яраткан ял итү урыннарының берсенә әверелде.

Мәдәният сарае янында эскәмияләр һәм урналар куйдылар

Күптән түгел халык үтенече буенча, ял итү тагын да уңайлырак булсын өчен, биредә 4 эскәмия һәм урна урнаштырылган. Шәһәрдә бердәнбер булган төрле-төлсе утлар белнә яктыртылучы музыкаль фонтан — хәзер бу урынных төп үзенчәлеге, аның фонында Һәр кич гаилә фотосессияләре оештырыла. Балалар куллары белән төсле су тамчыларын рәхәтләнеп тоталар һәм алар тирәсендә йөгерәләр.

Мәдәният сарае янында эскәмияләр һәм урналар куйдылар

Нефтьчеләргә һәйкәл яңа урынга күчерелде. Белгечләр аның нигезенә һәм һәйкәл каршына яңа плитә салып урнаштырганнар. Мәйданда шулай ук яңа баскычлар ясалган, гранит брусчатка салынган һәм авышлыклар белән вертикаль планировка ясалган. Бөтен периметр буйлап гранит борт ташлары урнаштырылган.

Мәдәният сарае янында эскәмияләр һәм урналар куйдылар

Элегрәк без Алабуганың яңартылган мәдәният сарае капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты дип язган идек. Биредә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр активы белән очрашты. Бу — масштаблы капиталь ремонттан соң бинада үткәрелгән беренче чара булды.


Нет комментариев