Яңартылган шәһәр Мәдәният сараенда район башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр активы белән очрашты. Бу масштаблы капиталь ремонттан соң бинада узган беренче чара булды.

Шәһәр Мәдәният сарае тарихы
Мәдәният сараеның тарихы 1973 елның декабреннән — НГДУ "Прикамнефть«ның Техника йорты ачылудан башлана. Учреждение шәһәрнең нефтьчеләренә — үз хезмәтләре белән төбәк икътисадын ныгытуга өлеш керткән кешеләргә багышлап төзелә.
1994 елда Техника йорты шәһәр карамагына тапшырыла, ә 1998 елдан учреждение Шәһәр мәдәният сарае исемен йөртә башлый. Эшләү дәверендә бина берничә үзгәреш кичерә. 2002 елдагы реконструкциядән соң эчке ишегалды мәрмәр зал итеп үзгәртелә. 2007 елда концерт залы тулысынча яңартыла.
2026 елда Мәдәният сараенда тагын бер зур үзгәрешләр этабы узды. Капиталь ремонттан соң биредә заманча тавыш көчәйтү һәм яктырту җиһазлары урнаштырылды, дүрт веб-экран барлыкка килде, интерьер һәм мебель яңартылды. Заманча стиль алса да, ул шәһәрнең мәдәни тормышындагы үз урынын саклап калды.

Алабуга үсеше турында
Бирегә Алабуганың киләчәгенә битараф булмаган кешеләр — предприятиеләр, җәмәгатьчелек, учреждениеләр вәкилләре һәм актив шәһәр халкы җыелды. Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Рөстәм Нуриев бүгенге үсеш артында дистә еллар дәвамында башкарылган тырыш хезмәт торуын билгеләп үтте. Нефть тармагын үстерү, Кама трактор заводын төзү, ил һәм төбәк тарихындагы катлаулы чорлар район киләчәгенең нигезе булды.
Чыгышта социаль инфраструктурага аерым игътибар бирелде. Район башлыгы сүзләренчә, Алабуганың алга таба үсеш өчен мөмкинлекләре бар, әмма моның өчен эзлекле һәм зур күләмле эш таләп ителә.
Шәһәр үсешенең күрсәткечләренең берсе — торак төзелеше. Коммуналь хуҗалыкка да зур күләмдә акча юнәлтелә. Татарстанның «Безнең ишегалды» программасы ярдәмендә ишегаллары төзекләндерелде. Юллар өлкәсендә дә зур эшләр алып барыла. Шул ук вакытта, Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, барлык проблемалар да хәл ителде дип әйтү әле иртәрәк: игътибар таләп иткән урыннар һәм хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек.

Тарихи үзәк һәм төзекләндерү
Аерым юнәлеш — Алабуганың тарихи өлешен саклау. Планнарда — тарихи үзәкне алга таба төзекләндерү, хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү, туристлар өчен генә түгел, шәһәр халкы өчен дә уңайлы мохит булдыру. Шишкин буаларын төзекләндерү дәвам итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы катнашында эшләрне дәвам итү өчен 250 миллион сум бүлеп бирелде.
Якын арада Тугаров һәм Шишкин урамнарын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Район башлыгы Төзүчеләр урамындагы үзгәрешләргә дә игътибар итте. Бүген ул төзекләндерелгән шәһәр киңлегенә әверелде.

Авыл территорияләре үсеше
Үсеш шәһәр чикләре белән генә чикләнми. Авыл җирлекләрендә дә зур эшләр алып барыла. Авылларда су белән тәэмин итү системаларын яңарту дәвам итә, бу максатларга ел саен шактый күләмдә акча юнәлтелә. Юл инфраструктурасы да үсә. Авыл җирлекләренең тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Бехтеревода хәзер хуҗасыз йортлар калмаган диярлек. Бирегә һәм башка торак пунктларга кешеләр күчеп килә, йортлар сатып ала һәм аларны тәртипкә китерә.

Мәгариф һәм спорт
Мәгариф өлкәсенә дә зур инвестицияләр кертелә. Спортка аерым игътибар бирелә. Шәһәрдәге спорт инфраструктурасының барлык объектлары норматив хәлгә китерелгән. Район башлыгы спортны үстерүдә иң мөһим ресурсларның берсе буларак балалар һәм яшьләр белән эшләүче тренерларны һәм белгечләрне атады. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге атказанган спорт мастеры Борис Самойленко, Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин бар. Ул элек Россия Федерациясенең йөзү буенча җыелма командасы белән эшләгән. Шулай ук профессиональ эшчәнлеген Алабуга белән бәйләгән танылган спортчылар һәм тренерлар да бар.


Шәһәр Мәдәният сарае тарихында яңа этап
Ләкин яңартылган биналар, юллар һәм төзекләндерелгән территорияләр — эшнең бер өлеше генә. Аларны халык кулланырлык итү дә мөһим.
«Без төзегән бар нәрсә дә иҗади эш, тормыш белән тулырга тиеш», — дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
Бу сүзләрнең яңартылган Мәдәният сараенда яңгыравы аеруча символик мәгънәгә ия. Чөнки хәзер аның тарихында яңа этап башлана.

Биредә концертлар һәм күргәзмәләр, ял кичәләре һәм календарь бәйрәмнәре, кызыклы кешеләр һәм иҗат коллективлары белән очрашулар узачак. Паркет залында Мәдәният сарае тарихы турында сөйләүче архив видеоматериаллары белән танышырга мөмкин булачак.
Очрашу ахырында тантаналы рәвештә иң яхшы хезмәткәрләргә электрон Мактау тактасына кертелү турында сертификатлар тапшырылды. Фото: Сабина Качаева һәм Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте.
Нет комментариев