18 сентябрьдә Татарстанда #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга фотоконкурсы старт алды. Ул өч көн (20 сентябрьне дә кертеп) дәвам итәчәк. Бүләкләр арасында өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны бар.
Конкурста катнашу өчен сайлау участогына керә торган урында кимендә ике кеше белән фотога төшәргә кирәк. Рәсемдә махсус беләзек һәм бинага керү урыны күренергә тиеш. Фотодагы катнашучыларның кимендә берсе балигъ булган булырга тиеш.
Фотографияне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге ачык шәхси биткә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Фотолар 18 сентябрьдә 8:00дән 20 сентябрьдә 20:00гә кадәр кабул ителә.
Смартфоннар көн саен 9:00дән 19:00гә кадәр, сәгать саен бер телефон уйнатылачак. Автомобильне 20:15 тирәсендә уйнату планлаштырыла, әмма оештыручылар вакытның үзгәрергә мөмкин булуын искәртә.
Бүләкләр уйнатуның туры эфирлары «ВКонтакте» дагы «Татарстан Алга» төркемендә уздырыла. Анда фотоконкурсның тулы шартлары һәм җиңүчеләрне билгеләү вакыты турында актуаль мәгълүмат та урнаштырылган.
Яковлево авылындагы сайлау участогына беренчеләрдән булып Яңа Анзирка авылыннан Карповлар гаиләсе килде. Монда шулай ук Яковлево авыл җирлеге башлыгы Ольга Николаевна Козырева да тавыш бирде.
Нет комментариев