Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды
КӨН ТЕМАСЫ

Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды

Яңа мәйданчыкта шәһәр халкына азык-төлек, үсентеләр, текстиль һәм осталарның эшләнмәләре тәкъдим ителде. Ярминкәләр сезоны декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Ярминкәләр яңа мәйданчыкка күчте

Шимбә көнне Алабугада беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Бу сезонда ярминкәләр башка урынга күчте, хәзер алар Нефтьчеләр проспекты һәм Говоров урамы киселешендә урнашкан автостоянка территориясендә оештырыла.

Шимбә ярминкәсендә яшелчә, җиләк-җимеш, казылык, сыр, бал, текстиль, шулай ук агач эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Нократ Аланы остасы

Олег Чайников Алабуга ярминкәсенә Нократ Аланыннан (Вятские поляны) килгән. Аның үз остаханәсе бар, анда алар хезмәттәше белән бергә буш вакытта агач эшләнмәләр ясыйлар.

«Ассортиментның зур өлешен кухняда кулланыла торган такталар тәшкил итә. Каен фанерасыннан ясалган очсызрак вариант бар, чыршы, каен массивы кыйммәтрәк. Бик сыйфатлы такталар. Һәм табуреткалар. Табуреткалар да төрле. Түбән, уртача, биек. Барысы да бик нык, әйбәт. Мунча өчен дә кайбер эшләнмәләр бар: ләүкәләр, элгечләр, киштәләр», — дип сөйләде оста.

Олег Чайниковның ярминкәгә беренче тапкыр гына килүе түгел, узган ел да үз продукциясен саткан.

Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Умартачы берничә сорт бал тәкъдим итә

Умартачы Нәкыйп Шамемухатов шулай ук Алабугага беренче генә килми:

«Умартачылык белән инде 30 елдан артык шөгыльләнәм. Минем Лубян урманында умарталыгым бар. Ел саен ярминкәгә бал алып киләм, быел сатып алучыларга юкә, чәчәк балы, карабодай балы тәкъдим итәм. 3 литрлы төрле үлән балы — 1800 сум, юкә балы — 3500, юкә-чәчәк балы — 3000, карабодай балы 3000 сум тора. Трөле күләмдә алырга була. Бал продукциясе дә бар».

Алабугада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе

Ярминкәдә үсентеләр сатып алырга мөмкин

Вил Вәлиев Удмуртиядән үсентеләр алып килгән.

«Алмагач, чия, груша, чия, төче чия, карлыган, бөрлегән, кара һәм күк җиләк, гортензия чәчәкләре, роза үсентеләре алып килдек. Хәзер агачлар, куаклар утырта торган вакыт. Һава торышы мөмкинлек бирә, утыртырга кирәк. Агач үсентеләре Удмуртиядән, ә куакларны мин үзем үстерәм»

Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк, һәр шимбәдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр төрле товарлар сатып алырга мөмкин.


Нет комментариев