Алабуганың хоккей мәктәбе балаларны секциягә чакыра
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың хоккей мәктәбе балаларны секциягә чакыра

Алабугада барлык яшьтәге балаларны хоккей секциясенә кабул итү башланды.

хоккей мәктәбе балаларны секциягә чакыра

Тренировкалар танылган «Ак Барс» командасы уенчысы Артём Лукояновның авторлык методикасы буенча һәм аның шәхси контроле астында узачак. Секциягә Алабуга районыннан гына түгел, күрше шәһәр һәм авыллардан да балалар чакырыла.

Шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган: ату зонасы (бросковая) һәм тренажёр залы бар. Мәктәптә Россиянең спорт мастерлары булган тренерлар эшли. Һәр балага индивидуаль якын киләләр — монда уйнарга өйрәтүдән тыш, яшь спортчының мөмкинлекләрен ачарга да ярдәм итәләр.

Тулырак мәгълүматны Боз сараенда алырга мөмкин: Алабуга шәһәре, Таҗи Гыйззәт урамы, 27. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-862-52-52.


Нет комментариев