Татарстанның электрон мактау тактасына 316 Алабуга кешесе керде
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанның электрон мактау тактасына 316 Алабуга кешесе керде

Яңа платформада үз һөнәрләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән республика халкы тәкъдим ителгән.

Татарстанның Электрон мактау тактасында алабугалылар да бар.

Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев MAX каналында сөйләде. Ул алабугалыларны котлады һәм аларга уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләде. Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән булдырылды. Хәзер платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. 

Кандидатларны башкарма комитетлар белән килешү буенча хезмәт коллективлары тәкъдим итә. Исемлеккә кимендә өч ел хезмәт стажы булган, югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешкән һәм дисциплинар җәзасыз белгечләр кертелде. Лауреатларның күбесе мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт һәм транспорт өлкәләренә эшли.

Электрон мактау тактасы белгечләрнең шәһәр һәм район үсешенә керткән өлешләрен күрсәтергә, шулай ук хезмәт кешеләренә карата ихтирамны арттыру максатын күздә тота. Исемлекне ел саен яңартачаклар. Мактау тактасында инде тәкъдим ителгән хезмәткәрне тагын биш елдан тәкъдим итәргә мөмкин булачак. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин: https://gordost.tatar.ru


Нет комментариев